Бөгелмә авазы

Ялган сүз өчен – штраф

Бөгелмә шәһәр судында җинаять эшләнгән дигән ялган хәбәр биргән өчен 1981 елгы гражданин Т.га мөнәсәбәттә җинаять эше каралды.

Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте.
Узган елның сентябрь ахырында, "ВАЗ-21093" машинасында төнлә белән Бөгелмәдән Зелёная Рощага таба хәрәкәт итүче Т., исерек булу сәбәпле, авылга
җитәрәк машинасы белән ава. Аннары исерек хәлдә рульгә утырган өчен җавап тотудан куркып, вакыйга урыныннан китеп бара.
Икенче көнне иртә белән ул Бөгелмә эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә һәм авылның Октябрь урамындагы бер йорт яныннан кемдер машинасын алып
киткән дип белдерә. Шул рәвешле, ул аңлы рәвештә, юри дөрес булмаган мәгълүмат бирә.
Эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе хәлне ачыклап, җинаять составы булмау сәбәпле, эш кузгатудан баш тарта. Гражданин Т.га үз гаебен танудан башка чара
калмый.
Т.ның гамәлләре РФ Җинаять кодексының 306 нчы маддәсе, 1 нче өлеше буенча бәяләнә. Үз гаебен тулысынча тануын, элек хөкем ителмәгәнлеген, эш һәм
яшәү урынында аның турында уңай фикердә булуларын исәпкә алып, суд җәза чарасының йомшаграгын билгеләде - аннан 10 000 сум штраф түләтергә дигән карар чыгарды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: