Бөгелмә авазы

Яхшы яшисең килсә – салым түлә!

Нәрсә соң ул салым? Салымнар кайда җыела һәм ул акчалар нинди максатларга тотыла? 27 ноябрь көнне шәһәребезнең һөнәри-педагогия көллиятендә узган очрашуда студентлар менә шундый сорауларга җаваплар алдылар. Яшьләребез тәртипле, законны хөрмәт итеп яшәүче салым түләүчеләр булып җитлегергә тиеш. Дәрес менә шушы максатны күз уңында тотып оештырылды.

Студентлар белән очрашуга РФ Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы 17 нче районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Надежда Андреева килгән иде. РФ Дәүләт-гражданлык хезмәтенең икенче класслы советнигы укучыларга борынгы заманнарда ук кешеләрнең салымнарның тормышны алга җибәрүдә кирәклеген аңлап эш итә башлауларын һәм бүгенге көндә РФ тер-риториясендә нинди салымнар булуы, аларны түләү тәртибе турында тирән эчтәлекле чыгыш ясады.
"Сез барыгыз да - тиздән хезмәт юлына аяк басачак белгечләр, шу-ңа күрә салымнарның җәмгыять үсешендә никадәр зур роль уйнавын бүгеннән аңлап үсәргә тиеш", - диде ул. Белгеч чыгышыннан соң тормышта салымнарның әһәмияте турында кыска роликлар күрсәтелде.
Соңыннан студентлар Надежда Андреевага үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: