Бөгелмә авазы

Яңалыклар

Сессия узды 24 апрель көнне җирле хакимият бинасында Татарстан Республикасы II чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясе узды.

Сессиянең көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр куелган иде:
1. Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2011 елда бюджет үтәлеше турында отчет.

2. ТР Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең 2011 елда бюджет үтәлеше турында отчет.

3. ТР Җир кодексының 32.1 нче маддәсе буенча түләүсез җир өлеше алырга хокуклы гражданнар исемлеген әзерләү тәртибе турында.

4. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2011 елның 20 декабрендә узган XIV сессиясе утырышында кабул ителгән "2012-2014 елларда ТР Бөгелмә муниципаль районында коррупциягә каршы комплекслы программа турында"гы 5 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.

5. ТР Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәренең муниципаль хезмәте турындагы Нигезләмәнең яңа басмасы турында.

6. ТР "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең муниципаль хезмәте турындагы Нигезләмәнең яңа басмасы турында.

7. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2007 елның 26 мартында узган XIV сессиясе утырышында кабул ителгән "ТР Бөгелмә муниципаль районы шәһәр төзелеше советы булдыру турында"гы 9 нчы номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында.

8. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2007 елның 26 мартында узган XIV сессиясе утырышында кабул ителгән "Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә җир мәйданнарын вакытлы куллануга ризалык бирү, яисә капиталь төзелеш объектлары һәм төзелеш эшләренә рөхсәт бирелгән параметрлардан чигенүгә хокук бирү, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләү мәсьәләләре буенча гаммәви тыңлаулар турында"гы 3 нче номерлы карарны юкка чыгару турында.

9. Бөгелмә муниципаль районы территориясендә юл йөрү иминлеге турында.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча сессия тиешле карарлар кабул итте.

Хәйрия - изге эш

25 апрель көнне Бөгелмәбезнең мәһабәт бинасында - А.Баталов исемендәге рус дәүләт драма театрында традицион чара - "Шәфкатьлелек" фондының чираттагы хәйрия марафоны башланып китте. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгына багышлана.

Предприятие һәм оешмалар да (шул исәптә безнең "Бөгелмә авазы" редакциясе коллективы да бар), аерым затлар да бу изге эштән читтән калмый, хәлдән килгәнчә, ярдәм күрсәтә. Хакимиятнең матбугат хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, беренче көнне үк инде 272 мең сумлап акча җыелган. Ул сугыш һәм тыл ветераннарының, ярдәмгә мохтаҗ башка затларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, яшәешенә якты нур кертерлек гамәлләр башкару өчен тотылачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: