Бөгелмә авазы

Яңа Уренгойдан – медаль белән

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте Бөгелмә механика заводы Яңа Уренгой шәһәрендә узган "Газ. Нефть. Яңа технологияләр - Ерак Себер өчен" дип аталган төбәкара махсус күргәзмәдә җиңү яулады һәм "Энергия һәм ресурслар саклау технологиясе" дигән номинациянең алтын медаленә, дипломына лаек булды. Ямал-Ненец автоном округы Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә иң төп газ...

"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте Бөгелмә механика заводы Яңа Уренгой шәһәрендә узган "Газ. Нефть. Яңа технологияләр - Ерак Себер өчен" дип аталган төбәкара махсус күргәзмәдә җиңү яулады һәм "Энергия һәм ресурслар саклау технологиясе" дигән номинациянең алтын медаленә, дипломына лаек булды.

Ямал-Ненец автоном округы Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә иң төп газ чыгару төбәге булып санала. Биредә ел саен уздырыла торган күргәзмә илебездән һәм чит илләр предприятиеләреннән 100гә якын предприятие вәкилләрен туплый һәм нефть, газ ятмаларын үзләштерү, эшләтү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә ирешелгән казанышларны күрсәтү мәйданына әверелеп, инновацион эшләнмәләрне куллану хисабына сәнәгатьне үстерүгә ярдәм итә торган эшлекле хезмәттәшлекне ныгытуга да булыша торган чара булып тора.
"Татнефть" җәмгыятенең Бөгелмә механика заводы бу юлы күргәзмәдә шартлы рәвештә 320 атмосфера басымына исәпләнгән "АВГ-КБ-604" һава белән суыту аппараты блогын тәкъдим итте. Аппаратны ясаганда яңа - җылы алмаштыру секцияләрен вертикаль җыю технологиясе кулланылган.
БМЗ техник шартлар буенча стандарт аппаратлар да, шулай ук махсус техник проектлар белән модернизацияләнгән стандарт булмаган аппаратлар да җитештерә.
Бүгенге көндә Бөгелмә механика заводы Россиядә эш басымы 320 атмосферага исәпләнгән, 414 атмосфера һәм азотны консервацияләү шартларында сынала торган коллектор тибындагы һава белән суыту аппаратлары эшләп чыгара торган бердәнбер предприятие булып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: