Бөгелмә авазы

Яңа җитәкче шәһәр белән таныша

Муниципаль район башкарма комитетының яңа җитәкчесе Адел Галиуллин шәһәр белән таныша башлады. Күчмә киңәшмә эшендә шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе А. Белодуров, баш архитектор М. Каюмов, икътисад бүлеге начальнигы А. Гайсина да катнаштылар.

А. Галиуллин бөгелмәләрне аеруча борчый торган объектларны караудан башлады: үзәк мәйдан, парк һәм скверлар, үзәк сулык, тукталыш комплекслары урнаштырылган урамнар буйлап җәяү узды ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе караган беренче объект "Мәңгелек ут" мемориалы булды. Архитекторның әйтүенә караганда, Бөек Җиңү юбилеена әзерлек эшләре биредә план буенча бара. Хәзер стела постаментын гранит белән тышлау эшләре башкарыла, соңыннан бөтен мемориал комплексның постаменты да шулай тышланачак. Советлар Союзы Геройларының бюстларын әзерләү дәвам итә. М. Каюмов каһарман-очучы В. Медноноговның туганнары бюстны яңарту эшендә актив катнашуларын билгеләп үтте: "Башка геройларыбызның якыннары һәм туганнары да шундый кызыксынучанлык күрсәтсәләр икән", - дигән теләк белдерде ул.
Башкарма комитет җитәкчесенең төп дәгъва сүзләре брусчатка җәюгә, постаментны гранит белән тышлауга кагылышлы булды. Һава шартларына бәйле рәвештә, хәзер бу эшләрне түбә-лапас корып, сквер территориясен җылыта-җылыта башкарырга кирәк булачак.
Объектлар буйлап йөргәндә адреслы күрсәтмәләр дә бирелде. Мисал өчен, Введенская урамындагы 94 нче йорт ишегалдында торбаларны җылыту зарур; урам ахырында тимер юлны аркылы чыгу урыны янындагы чокырсу җирдәге суны бетерү, территорияне яктырту, тимер юлның аргы ягындагы агач ябалдашларын кисү... Бу эшләрне алдагы атна уртасына кадәр хәл итәргә боерылды. Дзержинский урамындагы 73 нче йорт ишегалдындагы гаражлар тирәсен тәртипкә китерү дә таләп ителә. Шулай ук ноябрь ахырына кадәр Пушкин урамындагы (Гагарин урамыннан ял паркына кадәр) баганаларны турылау, агач ябалдашларын кисү мәсьәләсе дә хәл ителергә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: