Бөгелмә авазы

Яңа елны Россиядә кайчан каршылый башлаганнар?

Россиядә Яңа елны 1 гыйнварда каршылау беренче тапкыр 1700 елда кертелә. Ә аңарчы Яңа елны 1 сентябрьдә каршылаганнар. Яңа ел төнендә салютлар аттыруны, чаналар шууны, Яңа ел алдыннан өйләрне һәм капкаларны нарат ботаклары белән бизүне Петр I уйлап таба. Ә менә ёлка бизәү XVIII гасырда Австриядә, XIX гасыр башында Франция,...

Россиядә Яңа елны 1 гыйнварда каршылау беренче тапкыр 1700 елда кертелә.

Ә аңарчы Яңа елны 1 сентябрьдә каршылаганнар. Яңа ел төнендә салютлар аттыруны, чаналар шууны, Яңа ел алдыннан өйләрне һәм капкаларны нарат ботаклары белән бизүне Петр I уйлап таба. Ә менә ёлка бизәү XVIII гасырда Австриядә, XIX гасыр башында Франция, Чехия, Венгрия илләрендә, Россиядә XIX гасыр уртасында гына кереп китә. Шул ук вакытта диярлек Яңа елның төп персонажы булып Кыш бабай да кертелә Бали утравында елына 210 көн туры килгәнлектән, Яңа елны бик еш каршылыйлар.

Яңа ел төнендә Шотландиядә һәр өйнең ишеге ачык, кем теләсә шул кунак булып чыга ала. Кубинлылар Яңа ел төнендә җиргә кувшиннан су коялар, киләсе елның шул су кебек чиста, якты булуын телиләр. Румыниядә пирогларга акчалар, йөзекләр тезәләр, йөзек эләккән кеше иң бәхетлесе була дип санала. Испанлылар Яңа ел белән котлап виноград бүләк итәләр. Италиядә барлык иске киемнәрне тәрәзәдән чыгарып аталар икән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: