Бөгелмә авазы

Ветераннарга - байрак

Узган атналарның берсендә Эчке эшләр министрлыгының ветераннар оешмасы чакыруы буенча Казанда булып кайттым. Оешманың 25 еллыгы уңаеннан оештырылган бу чарада эчке эшләр хезмәткәр-ветераннарын тәбрикләү белән бергә, ветераннарга байрак тапшыру тантанасы да узды. Чара "Хорошее настроение" ансамбле белән ЮХИДИ ветераннары хорының бергәләп Россия Эчке эшләр министрлыгы гимнын башкару белән башланып китте....

Узган атналарның берсендә Эчке эшләр министрлыгының ветераннар оешмасы чакыруы буенча Казанда булып кайттым. Оешманың 25 еллыгы уңаеннан оештырылган бу чарада эчке эшләр хезмәткәр-ветераннарын тәбрикләү белән бергә, ветераннарга байрак тапшыру тантанасы да узды.

Чара "Хорошее настроение" ансамбле белән ЮХИДИ ветераннары хорының бергәләп Россия Эчке эшләр министрлыгы гимнын башкару белән башланып китте. Аннары сәхнәгә ТР эчке эшләр министры Артём Хохорин күтәрелде. Ул бәйрәмгә җыелучыларны юбилей белән тәбрикләде. Ул ветераннарны хокук тәртибе сакчылары сафларындагы "алтын запас" дип атады һәм өлкән буын хезмәткәрләргә ихтирамлы җылы мөнәсәбәттә булырга чакырды.

Аннары ветераннарны бүләкләү тантанасы булды. Менә шуннан соң иң дулкынландыргыч мизгел ­җитте - ветераннар оешмасына байрак тапшырылды (аны оешма рәисе Евгений Гатцук кабул итеп алды), Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Эчке эшләр министрлыгы ветераннар оешмасының 25 еллык эшчәнлегенә йомгак ясаганда, бу дәвер эчендә оешманы республикада гына түгел, ә аннан чит төбәкләрдә дә танытырлык, лаеклы абруй яуларлык эшләр башкарылганын билгеләп үтелде. Монда, әлбәттә, оешманың (шул исәптән, урыннардагы башлангыч оешмаларның да) хәзерге һәм элекке җитәкчеләренең роле дә зур: Казимир Новиков, Җәүдәт Невмётов адресларына күп җылы сүзләр әйтелде, алар өчен артистлар махсус җырлар башкардылар.

Инде арабыздан киткән ветераннарны, хезмәткәрләрне бер минут тынлык белән искә алдык.

Әйе, вакыт уза, әмма ветераннар башлап җибәргән күп күркәм эшләр, матур тардициягә әверелеп, әле дә дәвам итә.

Владимир ПАРШИН,

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге ветераннар оешмасы җитәкчесе.

Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: