Бөгелмә авазы

Ветераннар – игътибар үзәгендә

Акбаш авыл җирлегендә яшәүче ветераннар - һәрвакыт игътибар үзәгендә. Авылыбызда уздырыла торган бер генә чара да алардан башка үтми. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб эшчеләре һәрдаим элемтәдә торалар.

1 сентябрь көнне мәктәбебездә бик зур очрашу булып узды. Үзебезнең ветераннар, шәһәрдән дә кунаклар килгән иде. Барысы да, үзләренең изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар. Өлкән буын вәкилләре, сыйныфларда булып, бала чакларын, уку елларын искә төшереп сөйләделәр, бала-
ларга белем эстәүдә уңышлар теләде-ләр. Килгән кунаклар өчен биредә бик матур, күркәм чәй өстәле дә оештырылган иде.

Реклама

Ә менә Өлкәннәр көненә күпкә алдан әзерләнә башладык. 24 сентябрь көнне клуб эшчеләре, халыкны социаль яклау идарәсендә эшләүче кызлар Рәзгать Тәлгать улы Хуҗиев биргән машинада өлкәннәргә 5әр килограмм он таратып йөрделәр. Совхоз җитәкчесе Анатолий Николаевич Кикотька бик зур рәхмәт.
30 сентябрь көнне исә клубта, Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, зур концерт оештырылды, шулай ук чәй табыны әзерләнде.
Абруй НАСЫЙРОВА.
Акбаш авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: