Бөгелмә авазы

Ветераннар белән очрашу

Яңа ел алдыннан - 23 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров муниципаль район үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән ветераннар, пенсионерлар, Бөек Ватан сугышы, тыл һәм хезмәт ветераннары белән очрашты.

Очрашуга чакырылган кунаклар арасында шулай ук киң җәмәгатьчелеккә билгеле шәхесләр - элекке идарә һәм бүлек җитәкчеләре, авыл Советлары рәисләре, авыл хуҗалыгы белгечләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар клублары җитәкчеләре бар иде. Алар - дистәләрчә еллар дәвамында төрле өлкәләрдә үз белгечлекләре буенча намуслы эшләп, Бөгелмә муниципаль районы икътисады, мәгарифе, мәдәнияте үсешенә лаеклы өлеш керткән затлар.
Үзенең бәйрәм чыгышында Линар Закиров ветераннарны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, кыскача гына шәһәр ирешкән уңышлар турында сөйләде, алда торган планнар белән уртаклашты, өлкәннәргә саулык-сәламәтлек теләде. Ветераннар советы рәисе Камил Солтанов җавап чыгышында изге теләкләре өчен район башлыгына рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә ветераннар гозерләренә зур җаваплылык белән карарга чакырды. Шәһәребез үзешчәннәре өлкәннәргә матур җырларын бүләк иттеләр. Соңыннан чарада катнашкан ветераннарга Яңа ел күчтәнәчләре өләшенде.
Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: