Бөгелмә авазы

Ветераннар җавап көтә

Без - Кирпеч заводы районында яшәүче ветераннар Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган җыелышта үтенеч-сорауларыбызны тагын бер тапкыр муниципаль район җитәкчеләренең исенә төшерергә кирәк дигән фикергә килдек.

Габдулла БАТЫРШИН,
күрү буенча инвалид.
Бөгелмә шәһәре.

Беренчедән, Стрелочный урамындагы социаль яклау бүлеген инвалид картларга йөрергә уңайлы, яхшы тротуарлы автобус тукталышы булган җиргә күчерүегезне сорыйбыз. Моның өчен "Китаплар дөньясы" кибете бинасы бик уңайлы булыр иде. Бу - 30 мең пенсионерның үтенече.

Реклама

Икенче үтенечебез: М.Җәлил урамында урнашкан өч аптеканың берсен Кирпеч заводы янына күчергәннәрен инде өч ел көтәбез. Уңайлы дип табылган урынны 2011 елның август аенда язган гаризада күрсәткән идек.

Өченче сорау: ветераннарны хөрмәт итеп, БМР башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов өч айга бер булса да өлкәннәр белән очрашса, бик уңышлы булыр иде.
Бу үтенечләр җыелышта катнашканнарның барысы тарафыннан да хупланды.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: