Бөгелмә авазы

Ваемсызлык бәласе – фаҗига

Татарстан Республикасы дәүләт автоинспекциясе юлларда хокук тәртибе бозуларга каршы һәм авыр нәтиҗәләргә китерә торган юл-транспорт вакыйгаларын булдырмый калу максатыннан, зур күләмле профилактик эш алып бара.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Агымдагы елның 9 аенда гына да ТР Эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тырышлыгына күрә, юлларда хәрәкәт нормаларын һәм кагыйдәләрен бозуның 4 миллион 300 меңнән артык очрагына чик куелды, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 11,4 процентка артыграк дигән сүз. Әлеге вакыт эчендә автомат режимда эшли торган махсус техник чаралар ярдәмендә юл кагыйдәләрен бозуның 3 миллион 400 меңнән артык очрагы теркәлгән, шуның 3 миллион 300 меңнән артыгы - тизлекне тиешеннән арттыру!

Салмыш (исерек) хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә карата чама белән 16,5 мең административ эш кузгатылган, моны да 2011 елның шул чоры белән чагыштырганда, 9,8 процентка күбрәк.

Реклама

Транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр, яисә андый хокуклары бөтенләй булмаганнар да йөрергә ярата машинада, андыйларның саны
5 меңнән артып китә.

Каршы хәрәкәт юлына чыгу тәртибен бозучыларга карата исә 3 меңнән артык административ беркетмә төзелгән.
Шунысы үзенчәлекле, транспорт йөртүче кайберәүләр юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен системалы төстә административ җавапка тартылалар. Әмма ул штрафларның үзләренең ваемсызлыгы аркасында күпме кешене куркыныч астына куюлары өчен җәза чарасы икәнлеге турында уйлап та бирмиләр.

Законнарны һәм кагыйдәләрне санга сукмау һәм ваемсызлык иртәме-соңмы фаҗигагә китерә ул. Мисал өчен 14 октябрьдә - нибары бер көн эчендә генә дә республикабыз юлларында 9 кешенең гомере өзелде!
Барысыннан да сабак алырга, нәтиҗә ясарга бик кирәк, югыйсә.

Язма ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына нигезләп язылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: