Бөгелмә авазы

Утның да җаны бар

Заратуштра динен тотучылар 30 мартта Ут яугирләре көнен билгели. Бу дин борынгы иран һәм фарсы халыклары арасында Ислам кергәнче киң таралган була. Аның нигезендә утка һәм игенче хезмәтенә табыну ята. Борынгылар фикеренчә, утка Кояш көче күчә һәм аңа табыну Кояшны изгеләштерүне аңлата. Борынгы фарсылар фикеренчә, ир балалар яугирләр дәрәҗәсенә күтәрелсен...

 

Заратуштра динен тотучылар 30 мартта Ут яугирләре көнен билгели. Бу дин борынгы иран һәм фарсы халыклары арасында Ислам кергәнче киң таралган була. Аның нигезендә утка һәм игенче хезмәтенә табыну ята. Борынгылар фикеренчә, утка Кояш көче күчә һәм аңа табыну Кояшны изгеләштерүне аңлата. Борынгы фарсылар фикеренчә, ир балалар яугирләр дәрәҗәсенә күтәрелсен өчен өч шартны үтәргә бурычлы: ул атка атланып чабарга, җәядән төз атарга һәм һәрчак дөресен сөйләргә тиеш. Шуларга ирешсә, кеше ут стихиясе белән идарә итәрлек дәрәҗәгә күтәрелә.


Ут яугирләре көнен бары тик ир-атлар гына бәйрәм иткән. Анда баш киемсез йөрү тыелган. Шлем кигән ир-егетләр өч учак яндырган. Алар изге булып исәпләнелеп, алардан факелларга ут кабызылган. Яланда оештырылган табынга бары тик тупас ашамлыклар гына куелган. Анда пешкән сарык ите булу мәҗбүри.

Заратуштра динен тотучылар фикеренчә, ут гаять зур чистарту көченә дә ия. Моның калдыкларын татар йолаларыннан да күрергә мөмкин. Күрәсең, утка табыну заманында татарлар арасында да көчле булгандыр. Моның чагылышын халкыбызда элек киң таралган сөрән йоласыннан да күрергә мөмкин. Бүгенге көндә ул күпмедер дәрәҗәдә Бакалы районы керәшеннәрендә генә сакланган. Йоланың магик вазыйфасы - авылны, өйләрне явыз рухлардан арын­дыру, үз-үзеңне гөн­аһлардан чистарту.

Сөрән түбәндәгечә үт­кәрелгән: иртә белән авылдагы барлык йортларда да мичләр, учаклар сүнде­релгән һәм авыл уртасында, я булмаса ындыр артына зур учак ягылган. Кешеләр гөнаһ­лардан котылу өчен шул учак аша сикереп чыгарга тиеш булган. Бу вакытта төрле им-том такмаклары әйтелгән, ягъни сөрән салынган. Йоланың ахырында һәркем учактан артыш ботагына ут элдереп алып кайтып, өендәге учакны шуның ярдәмендә яңадан тергезгән, почмакларны төтәсләп чыккан. Шул рәвешле, авылдан бөтен чир, явызлык куып чыгарылган.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ

 

http://kiziltan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: