Бөгелмә авазы

Уртак тырышлык

Хезмәткә - хөрмәт Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы полиция подполковнигы А.В. Потапов җаваплылыгы чикләнгән "Геостраж" җәмгыяте сак предприятиесе җитәкчесе С.Г. Шәйдуллин-га, хокук тәртибен саклауга керткән зур шәхси өлеше һәм җинаятьләрне ачуда полициягә ярдәм күрсәткәне, күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне өчен, Рәхмәт хаты...

Хезмәткә - хөрмәт
Шушы көннәрдә Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы полиция подполковнигы А.В. Потапов җаваплылыгы чикләнгән "Геостраж" җәмгыяте сак предприятиесе җитәкчесе С.Г. Шәйдуллин-га, хокук тәртибен саклауга керткән зур шәхси өлеше һәм җинаятьләрне ачуда полициягә ярдәм күрсәткәне, күп еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәттәшлек иткәне өчен, Рәхмәт хаты тапшырды. Тагын ике хезмәткәр - В.В. Сабитов белән В.Д. Алексеев, шулай ук хокук тәртибен саклауга керткән зур шәхси өлешләре һәм җинаятьләрне ачуда полициягә яр-дәм күрсәткәннәре өчен, Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, бүләкләү тантанасы хосусый сак предприятиесе үз хезмәткәрләре өчен Яңа ел хөрмәтенә оештырган бәйрәм кичәсендә узды. Әлеге предприятие моннан сигез ел элек Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең элеккеге начальнигы
С.Г. Шәйдуллин тарафыннан оештырылган иде. Бүген анда 284 кеше хезмәт итә. Сак пульты астында гына да 250 объект санала. Хосусый сак предприятиесе хезмәткәрләре дәүләт һәм хосусый милекләрне республикада гына түгел, ә аннан читтәге территориядә дә саклыйлар.
Котлап чыгыш ясаганда Александр Потапов билгеләп үткәнчә, Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең элеккеге начальнигы кул астында эшләүче "Геостраж" хезмәткәрләре хокук тәртибен саклауда, җинаятьләрне ачуда, җинаятьчеләрне тоткарлауда полициягә җитди ярдәм күрсәтәләр. Моңа
С. Шәйдуллинның элек хокук саклау органнарында эшләгән булуы, бай эш тәҗрибәсе әйтеп бетергесез нык ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: