Бөгелмә авазы

Урманнарны уттан саклыйк!

Көннәр ямьләнүгә, бигрәк тә җәй якынлашканда, урманнарда ял итәргә яратучылар арта. Әмма шул ук кешеләрнең ваемсызлыгы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен санга сугарга теләмәве еш кына бик аяныч нәтиҗәләргә китерә: зур-зур мәйданнарда урманнар янып бетә, уникаль экосистема юкка чыга. Урманнарда янгыннарны сүндерүгә Россиядә күп миллионлаган акча сарыф ителә.

А.САДРИЕВА,
21 нче янгын сүндерү часте кече инспекторы.

Реклама

Урманнарда ут чыгуның төп сәбәпчесе - кеше факторы. Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, янгыннарның 90 проценты нәкъ менә кешеләр гаебе белән чыга. Табигатьнең матур урыннары күпләрне үзенә җәлеп иткәнлектән, иң зур зыян күргәннәре дә шул җирләр була.
Дөрес, яшен сугу, электр чыбыгы өзелү, үзлегеннән кызып кабынып китү аркасында ут чыгу очраклары да була, әмма төп гаеп, югарыда әйткәнемчә, барыбер кешедә.

Янгыннан саклану бүлеге хезмәткәрләре, халык белән аралашу мөмкинлегеннән файдаланып, кешеләрнең һәрчак исләренә төшереп, кисәтеп торалар: ут белән сак эш итегез! Табигатьтә дә, көнкүрештә дә утка ваемсыз мөнәсәбәт аркасында җитди проблемалар, зур бәлаләр килеп чыкмасын дисәгез, коры үләнне, чүп-чарны ачык урыннарда, корылмалар янында беркайчан да яндырмагыз, сүндермәгән тәмәке төпчеген, шырпыны ташламагыз. Һава коры торганда, машиналар, бигрәк тә мотоцикллар белән урман эченә кермәгез, нәни генә очкынның дөрләп киткән зур янгынга әверелеп китү куркынычы бар. Бу хакта дусларыгызга, таныш-белешләрегезгә дә әйтегез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: