Универсиада уты - Кодашта

Ышанмыйсызмы? Нишләп әле без Универсиада утының Бөгелмә якларына җәен генә килгәнен көтеп ятыйк?! Уйладык та 10 февраль көнне Кодаш авылы бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр, гаиләләр белән бергәләп, Универсиада утын кабыздык.
Халисә МӨЭМИНОВА,
Кодаш мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.
Көн матур, үзәк мәйдан төрле төстәге әләмнәр белән бизәлгән, милли көйләр агыла, һәр учреждение үзенә билгеләнгән урынга тезелеп, факелны көтеп тора.
Төгәл көндезге сәгать бердә бөтен авылга ишетелерлек итеп: "Кодаш авылында Универсиада утын кабызырга әзерләнергә. 5, 4, 3, 2, 1 - СТАРТ!" - дигән сөрән салынды.
Балалар бакчасы - почта - авыл Советы - мәктәп - медпункт - мәдәният йорты аша эстафетада факел йөртүчеләр, чарада катнашучылар төп мәйданга җыелды. Кодаш авылы башлыгы Гүзәлия Әсгать кызы Хәйсәрова бәйрәмне ачып: "Кодашта кышкы спартакиада уздыру - Казандагы Универсиаданы, Сочидагы кышкы олимпиаданы каршы алуның бер баскычы", - диде.
"Чемпионнар" һәм "Юни+" командаларына (18әр кеше) яше-карты көч биреп торды. Уеннары да бит, олимпиада уен төрләрен катнаштырып, кызыклы да, үзенчәлекле дә итеп төзелгән иде. Иң соңыннан аркан тартышып, рәхәтләнеп йомшак ак карда әүмәкләштек. Аннан урамда кайнап утырган самавырдан тәмләп чәй эчтек.
Бәйрәмдә җиңелүче булмады, чөнки һәркем сәламәтлеген ныгытып, учреждениеләр берләшеп, гаиләләр тагын да якынаеп, яхшы кәеф белән, һәр якшәмбе саен чаңгыга басарга сүз бирешеп, өйләренә таралышты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 гыйнвар 2021 - 18:03«Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк «Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтә (Түбән Камада бу НТР-Татарстан каналы - 24, НТР ВКОНТАКТЕ төркемендә, мэриянең рәсми сайтында һәм шулай ук ВКда), шулай ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк.8300
-
23 гыйнвар 2021 - 17:31"Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе кысаларында Батырлык дәресләре Россия Хәрби дан көне алдыннан, «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 18-21 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә волонтерлары «Блокадный Ленинград. Город непокоренных» батырлык дәресләре оештырдылар.7300
-
23 гыйнвар 2021 - 16:12Тагын ике бөгелмәленең тәүлек эчендә COVID-19 диагнозын расладылар Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.7500
-
23 гыйнвар 2021 - 15:27Бөгелмәдә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү турында «Бөгелмә һөнәрче» традицион һөнәрләр фестивале елның күренекле вакыйгасы булачак, ул өченче тапкыр Бөгелмәдә август аенда узачак һәм 2021 елда Төбәкара фестиваль булачак.6900
-
23 гыйнвар 2021 - 14:39Татарстан урманнарында «каракорт» үрмәкүчләре очрый башлаган Былтыйр республикада ике кешене шундый үрмәкүч тешләгән.5800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәрСоңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.15300
-
22 гыйнвар 2021 - 11:16Бөгелмә полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзалары «Студентлар десанты» акциясе үткәрделәр Бөтенроссия акциясендә «Бөгелмә аграр көллияте» студентлары катнашты.33400
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәр Соңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.15300
-
22 гыйнвар 2021 - 17:36Бөгелмә районы яшьләре өчен спорт эстафетасы үткәрелде Прогресс балалар бакчасында балалар арасында “Спорт иленә сәяхәт” дигән чара узды.15200
-
22 гыйнвар 2021 - 19:48Сәидә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури сүзләренә язылган җыр башкарып, Гран-при алган Шагыйрьнең «Бер гашыйкның сүзләре» шигыренә көйне Башкортстан татары, музыкант Радмир Шәйхетдинов иҗат иткән.13500
-
22 гыйнвар 2021 - 09:32«Матур» датада Бөгелмәдә җиде пар өйләнеште Туй теләсә кайсы пар өчен бик мөһим көн, аларның һәрвакыт бу матур тантаналы көнне вак-төягенә кадәр алдан уйлап куясылары килә. Һәм датаны сайлау да искәрмә түгел.12500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика