Бөгелмә авазы

Укучыларыбыз сынатмас

Дәүләт йомгаклау аттестациясе - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы.

Элеонора ФӘТКУЛЛИНА,
13 нче урта мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Реклама

Аның уку-укыту процессына килеп керүе, бердән, яңа технологияләрнең уку-укыту процессына үтеп керүе белән тыгыз бәйләнештә тора. Икенчедән, татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясе форматында уздырылуы гомуми урта белем бирүче мәктәп, гимназия, лицейларда әлеге предметны яңа статуска күтәрә. Өченчедән, ул уку-укыту барышын яңача оештыруга этәрә, программа-дәреслекләрнең эчтәлеген тагын бер кат барлап чыгу мәсьәләсен көн тәртибенә куя. 2011-2012 уку елында Бөгелмә муниципаль районында мондый имтихан беренче мәртәбә эксперимент рәвешендә үткәрелде. Бу экспериментта 6 нчы урта мәктәп, 14 нче татар гимназиясе, Восточный урта мәктәбе катнашты. Алар бу эшне уңышлы гына башкарып чыктылар.
2012 елда татар теленнән имтиханны рус төркемнәрендә белем алучы укучыларга яңа формада тапшыруны кертүнең максаты укучыларның татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак ни дәрәҗәдә үзләштерүен ачык һәм объектив бәяләү практикасын булдыру белән бәйле. Барлык мәктәпләр дә бу сынауны ерып чыга алырлармы? Гомумән, укучыларны нинди авырлык-лар сагалап торырга мөмкин? Бу сорау укытучыларны да, ата-аналарны да бик борчый. Шул нисбәттән чираттагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары да шушы темага бәйле булды. Семинар 13 нче урта мәктәптә оештырылды. Люция Зарубина 8 нче сыйныфта - "Дуслык авырлыкта сынала", Элеонора Фәткуллина 5 нче сыйныфта В.Осееваның "Уллар" хикәясе буенча укытучыларга ачык дәрес күрсәттеләр. Максатлары итеп татар теленнән имтиханга әзерлекне урта сыйныфларда ук башлауны, югары сыйныфларга фәнни яктан яхшы коралландырылган укучылар тәрбияләүне куйганнар. Укучыларга дәрестән-дәрескә имтихан элементларын кертсәң, алар имтиханда югалып калмаслар, уңышлы нәтиҗә күрсәтерләр дигән фикердә алар. Милли мәгариф буенча директор урынбасары Лилиана Плаксина 9 нчы сыйныфларда ачык дәресен имтиханга әзерлек буенча консультация формасында үткәрде. Бу дәрестә укытучылар үзләре өчен күп кенә файдалы мәгълүмат тупладылар. Семинарның иң кызык өлешен Наилә Хәйдәрова оештыргандыр. Ул укытучылар белән практик эш үткәрде. Чын имтиханнан бернәрсәсе белән дә аерылмады дисәң дә, ялгыш булмас. Кайбер җавап вариантларында укытучылар арасында да бәхәс булды. Практик эш барышында КҮМнең кытыршы яклары да шактый икәне ачыкланды. Имтиханга әзерләнү өчен бастырылган бу чыганакның авторларына да, башка демоверсияләрне төзүчеләргә дә сораулар ачык калды. Узган елны бу авырлыкны үз җилкәсендә татыган Восточный урта мәктәбе укытучысы Зилә Хәбибуллина четерекле сорауларга җавап эзләүне үз өстенә алды. Димәк, әлеге тема буенча очрашу соңгысы түгел. Алда укытучылар да, укучылар да сынатмас өчен эшләргә дә эшләргә икән.
2012-2013 уку елында татар теленнән имтиханны кайсы формада бирәчәген укучы үзе сайлап ала ала-чак. Ә киләсе елда безне нәрсә көтә? Ничек кенә булмасын, имтиханның тест формасында булуы куркытмасын өчен без аңа һәрвакыт әзер булырга тиешбез. Бу семинарның файдасы, һичшиксез, зур. Биредә укытучылар үзләренең алдагы эшләренә дөрес юнәлеш алдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: