Бөгелмә авазы

Уфаларга бардык, җиңеп кайттык

21-23 октябрь көннәрендә Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасының атказанган химия работнигы Н.И. Калеников истәлегенә багышланган традицион авыр атлетика ярышлары булып узды. Турнирда Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән, Оренбургтан барлыгы 80нән артык спортчы катнашты. - Бөгелмә шәһәре җыелма командасы составында Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр уңышлы чыгыш ясады, - дип...

21-23 октябрь көннәрендә Уфа шәһәрендә Башкортстан Республикасының атказанган химия работнигы Н.И. Калеников истәлегенә багышланган традицион авыр атлетика ярышлары булып узды. Турнирда Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән, Оренбургтан барлыгы 80нән артык спортчы катнашты.

- Бөгелмә шәһәре җыелма командасы составында Е.Ә. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр уңышлы чыгыш ясады, - дип хәбәр итә спорт мәктәбе директоры урынбасары Г. Суняева. - Үз авырлык категориясендә җиңү яулаганнар арасында Никита Фадеев (56 кг), Айнур Галәүтдинов (56 кг), Илшат Рәүпов (62 кг), Григорий Крутов (77 кг), Илья Дмитриев (94 кг), Владимир Сафонов (105 килограммнан артык), Владислав Головкин (85 кг), Роман Данилов (77 кг) бар. Гүзәл затлар арасында исә Гөлшат Гыйбадуллина (58 кг) җиңде.

Константин Колесников (69 кг), Данила Севрюков (69 кг), Александр Буднев (77 кг), Эльвира Минәхмәтова 63 кг) мактаулы икенче урынны яуладылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: