Бөгелмә авазы

Тынычлык күперен корган фидакарь галим

Бөек тарихчы һәм географ Лев Николаевич Гумилевның тууына 1 октябрьдә 100 ел (1912-1992) тулды.

Ул 1912 елда Санкт-Петербург шәһәрендә (Царское село) Николай Гумилев белән Анна Ахматова гаиләсендә туган. Лев инде тугыз яшендә үк зур югалту кичерә, әтисе - күренекле галим һәм шагыйрь, үз иленең патриоты Николай Стапанович Гумилев бер гаепсезгә В.Таганцев заговоры әгъзасы дип гаепләнеп (барлыгы 61 кеше), кулга алына һәм 1921 елның 24 августында атып үтерелә.

Авыр тормышта үскән Лев гомере буена төрле кыенлыклар, сынаулар кичерә, төрмә һәм лагерь ашларын татый, әмма тарихи дөреслекне исбатлый: "Русь дәүләтендә бернинди дә татар игосы булмаган, бу - ялган мәгълүмат!" - дип язып чыккан батыр йөрәкле егет.

Л.Н.Гумилев, беренче чиратта, татар тарихының властьлар тарафыннан тыелган байтак чорларын чын фәнни югарылыкка күтәрә. Бүгенге көндә классик әсәрләр булып танылган "Борынгы төркиләр", "Һун халкының тарихы", "Борынгы Русь һәм Бөек Дала", "Этногенез һәм Җирнең биосферасы" - әнә шундыйлардан. Бу әсәрләрендә Л.Гумилев Төрки каһанлыгы, Алтын Урда, Русь дәүләте белән булган мөнәсәбәтләрне бик ачык итеп яктырта, хөр фикер аша объектив бәя биреп, аларны дөньяга чыгарды һәм шуның белән халкыбызның мәңгелек рәхмәтен яулады.

Дөреслектә, татарлар белән руслар арасында батырлык өлгесе күрсәтеп, мәңгелек Тынычлык күпере коручы фидакарь галим, чын мәгънәсендә, көчле рухлы бөек шәхес ул безнең өчен Лев Гумилев. Татарстаныбызның башкаласы Казанда аның хөрмәтенә Тукай мәйданы янындагы Петербург урамы башында һәйкәл торгызылды.
Әлфинә КӘРИМОВА,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе, мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: