Бөгелмә авазы

Тукталышлар, сез ни хәлдә?

Сер түгел, яшерен-батырын түгел,, шәһәрдәге тукталышларга шәһәр җитәкчелегенең инде күптән тукталып, күз салганы юк иде. Бүгенге көндә аларның күбесе ташландык хәлдә диярлек. Элек автобус тукталышлары оешмаларга бүленеп бирелгән булып, алар ел әйләнәсендә аларга күз-колак булып торды. Тик соңгы елларда бу эш онытылды. Һәм, ниһаять, боз урыныннан кузгала башлады кебек. Шәһәр...

23 июль көнне ул Бөгелмә тукталышларын карап чыкты. Аларның бишесендә инде эш гөрли. Подрядчы оешма -- "Лик Мастер" җәмгыяте Кызыл Армия һәм Тухачевский урамыннардагы тукталышларны төзекләндерә башлаган. Биредә урнашкан тукталышлар яңа төсмер алачак. Мәсәлән, Кызыл Армия урамындагы тукталышларны -- яшел төскә, ә Тухачевский урамындагыларын сарыга буярга ниятлиләр. Бу проект буенча шулай каралган. Буяу эшләреннән тыш, тукталыш яннарын тулысынча тәртипкә китерәчәкләр: утыргычларын алыштырачаклар, яңа чүп савытлары куячаклар. Белдерүләр ябыштыру өчен махсус такталар эләргә планлаштыралар. Соңгысы аеруча шатландыра, чөнки нинди генә тукталышка карама, алар белдерүләр кәгазе белән чуарланган һәм тукталышның бар ямен бозып торалар бит.

"Тукталышлар шәһәргә ямь өстәргә тиеш. Бөгелмәдә булган 76 тукталыш павильонына анализ ясадык. Бүгенге көндә аларның 80 проценты капиталь ремонт таләп итә. Эшне инде башлап җибәрдек. Бөгелмәләр моңа үз бәясен бирер дип өметләнәм. Тырышлыкның беренче җимешләрен алар инде чәршәмбе көнне үк күрә алачак. Башланган эш тукталып калырга тиеш түгел, барысын үз контролемдә тотачакмын", -- дип ассызыклады шәһәр мэры Линар Закиров.

Тукталышларны ремонтлау җирле бюджеттан финанслана.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: