Бөгелмә авазы

Туксан яшь – ул әле чик түгел!

Юбиляр Ничәнче елда кайда эшләгәнен, хәтта малларның баш санын, җирнең һәр гектарын әле бүген дә исендә саклый Алексей Пичужкин. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән хезмәт ветераны 18 сентябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны тәбрикләргә дип, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев килде. Алексей...

Юбиляр

Ничәнче елда кайда эшләгәнен, хәтта малларның баш санын, җирнең һәр гектарын әле бүген дә исендә саклый Алексей Пичужкин. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар хезмәт иткән хезмәт ветераны 18 сентябрь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Аны тәбрикләргә дип, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Исмәгыйлев килде.

Алексей Пичужкин 1927 елда Казан шәһәрендә дөньяга килә. Свияжскида авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәрен үзләштергәч, Сарманга юллама ала. Анда егерме елга якын агроном булып эшләгәннән соң, Лаеш, Яшел Үзән районнарында хезмәт куя. 1978 елда аны "Карабаш" совхозына директор итеп билгелиләр. "Совхоз бетеп килә иде дисәм дә, хата булмас. Хәтта мал-туарны ашатырга азык юк иде", - дип искә ала Алексей Алексеевич. 15 ел гомерен ул шул совхозга багышлый. Зур нәтиҗәләргә ирешә. Биредә 300 тонна яшелчә җитештерелә торган була, аның җитәкчелеге астында бу күләм 12 000 тоннага җитә. Карабаш совхозы Бөгелмәне генә түгел, ә Татарстанның калган районнарын да, Оренбург өлкәсен, Башкортстан Республикасын, Краснодар краен һәм Ерак Төньякны яшелчә белән тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә башкарган эшләре өчен ул "Хезмәт ветераны" исемен ала, "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә. Бүген бабай - бердәнбер кызы Нина Пичужкина тәрбиясендә. Аны бер оныгы һәм ике оныкчыгы сөендереп яши.

"Сәламәтлегегез сезне борчымасын, тормыш сөючәнлегегез һәм оптимизмыгыз беркайчан да сүнмәсен, якыннарыгыз һәрвакыт кайгыртып торсын. Без сезнең алда баш иябез. Башкарган эшләрегез яшь буын өчен үрнәк булып тора", - юбилей белән тәбрикләргә килгән Илдар Исмәгыйлев район башлыгы Линар Закиров һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре исеменнән Алексей Алексеевичка шушындый җылы тәбрикләү сүзләре җиткерде һәм бүләк тапшырды.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: