Бөгелмә авазы

Туган телгә мәхәббәт илә

Миңа Салих Сәйдәшев фестивалендә катнашу бәхете тәтеде, хәтта 6 нчы урта мәктәптә чыгыш ясарга да туры килде. Шушы мөмкинлекне тудырган кешегә - Бөгелмә муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтовага рәхмәтлемен. 6 нчы урта мәктәптә бик зур чара булып узды, Ләйсән Әюп кызы бай...

Миңа Салих Сәйдәшев фестивалендә катнашу бәхете тәтеде, хәтта 6 нчы урта мәктәптә чыгыш ясарга да туры килде. Шушы мөмкинлекне тудырган кешегә - Бөгелмә муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Фәүзия Таһир кызы Мәхмүтовага рәхмәтлемен.
6 нчы урта мәктәптә бик зур чара булып узды, Ләйсән Әюп кызы бай мәгълүматлар туплаган иде. Кичәдә катнашу өчен Бөгелмә районы авыллары, шәһәр мәктәпләреннән укучылар килде. Без, мәсәлән, бер җыр һәм Шәүкәт Галиевнең "Кунаклар" әсәре буенча сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттек. Костюмнарны укучылар үзләре әзерләде. Хәтта "Кунаклар" дип язып, афиша һәм газета да чыгардылар, презентация әзерләделәр алар.
Кичәдә 1 нче сыйныф укучысы Артур Мияссәров "Әниемә" җырын башкарды. Аны тыңлаганда әнисенең күзләрендә яшь тамчылары күренде. Рус һәм башка милләттән булган балалар "Кунаклар"ны тырышып өйрәнде. "Бу чара минем өчен бик тә әһәмиятле булды, - диде Зеленая Роща мәктәбенең ата-аналар комитеты рәисе Ю.В. Дрыгина. - Кызым Вероника татарча театрда уйный бит, мин аның белән горурланам, шуңа күрә һәр адымын, сөйләшүен видеокамерага төшереп утырам".
6 нчы мәктәп коллективы чараны уздыруга зур җаваплылык белән караган, югары дәрәҗәдә үтте кичә, ул укучы балаларга да бик ошады. "Апа, тагын безне шушындый кичәләргә алып килегез", - дип сорадылар алар. Истәлеккә бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Менә шушындый тирән эчтәлекле чаралар, һичшиксез, укучылар күңелендә телебезгә хөрмәт уята. Татар телендә шигырь сөйләгән, татарча җыр башкарган баланың бай рухлы, үз ана телен яратучы ихтирамлы шәхес булып үсәчәгенә ышаныч зур.
Сиринә ХӘМИДУЛЛИНА,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: