Бөгелмә авазы

Тәрәзә ватып фатирга үтеп кергәннәр

36 яшьлек хатын-кыз тәрәзә ватылган тавышка уяна. Кукмара районында яшәүче тавышка икенче бүлмәгә йөгереп чыкса, анда беренче каттагы фатиры тәрәзәсе аша таныш булмаган ике ир-атның кергәнен күрә. Ханым куркудан кычкыра, полиция чакыра башлый. Ир-атлар аның аркасына берничә тапкыр сугып качалар. Аларны күрше йорт подъездында тоткарлыйлар. Ир-атлар 1979 һәм 1983 елгы...

36 яшьлек хатын-кыз тәрәзә ватылган тавышка уяна.

Кукмара районында яшәүче тавышка икенче бүлмәгә йөгереп чыкса, анда беренче каттагы фатиры тәрәзәсе аша таныш булмаган ике ир-атның кергәнен күрә. Ханым куркудан кычкыра, полиция чакыра башлый. Ир-атлар аның аркасына берничә тапкыр сугып качалар. Аларны күрше йорт подъездында тоткарлыйлар. Ир-атлар 1979 һәм 1983 елгы элек тә хөкем ителгән адәмнәр булып чыга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: