Бөгелмә авазы

Тотрыклылык саклана

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров "Татнефть" ААҖ механика заводы хезмәт коллективы конференциясендә катнашты. Ел саен үткәрелә торган традицион бу чара завод территориясендә узды.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Җыелган халык алдында Л. Закиров доклад белән чыкты. Ул узган елда шәһәр һәм районыбызның со-циаль-икътисади үсеше турында сөйләде, шактый гына күрсәткечләр буенча үсеш динамикасының алга таба булуын искәртте, тыңлаучылар игътибарын сәнәгать җитештерүенең тотрыклы үсүенә юнәлтеп, ел йомгаклары буенча үсеш индексының 102 процент тәшкил итүен әйтте.
Мэрның сүзләренә караганда, индексның уңай күр-сәткечен тәэмин итүдә дүрт предприятиенең өлеше аеруча зур булып, шуларның берсе Бөгелмә механика заводы икән. Моннан тыш, районда уртача хезмәт хакы 9 процентка артып, 26 400 сум тәшкил итә. Заводта бу күрсәткеч тагын да югарырак -
29 762 сум.
Район башлыгы заводның шәһәр һәм район үсешендә җитди роль уйнаганлыгына басым ясады. Зур сәнәгать предприятиесе һәм җаваплы салым түләүче буларак, завод төрле социаль программаларны үтәүгә дә ныклы ярдәм күрсәтә.
Бөгелмә механика заводы эшчәнлеге турында тагын да тәфсиллерәк итеп предприятие директоры Михаил Швецов сөйләде. Ул узган елның завод өчен уңай үзгәрешләр елы булуын билгеләп үтте: базар мөнәсәбәтләре шартларында позицияләрен ныгытты, продукция эшләп чыгару һәм сату күләмен арттыра алды. 2014 елда завод 3 миллиард 634 миллион сумлык товарлыклы продукция җитештергән, план 100 процентка үтәлгән, үсеш 4 процент тәшкил итә.
2015 елда предприятие товар җитештерү күләмен арттыру, чыгымнарны киметү юнәлешендә эшне дәвам иттерәчәк. План буенча бу елда 3 миллиард 800 миллион сумлык продукция эшләп чыгару күздә тотыла.
2014 елгы эш нәтиҗәләреннән чыгып, заводка, "Татнефть" ААҖ компанияләре производство төркеменең иң яхшы стуктур бүлекчәсе" буларак, Мактау грамотасы тапшырылды. Шулай ук БМЗ, рационализаторлык һәм уйлап табулар буенча республикабызның иң яхшы машина төзелеше предприятиесе буларак, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде.
Җыелыш тәмамлангач, завод хезмәтчәннәре шәһәр җитәкчесенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Атап әйткәндә, аларны юлларны һәм җәяүлеләр сукмакларын кардан чистарту, иясез этләрне аулау мәсьәләләре аеруча кызыксындыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: