Бөгелмә авазы

Тормыш дилбегәсе – уңган кулларда

2012 елда уздырылган республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Карабаш бистәсенең шәхси ярдәмче хуҗалыгы башлыгы Гөлгенә һәм Бәшир Фәттаховлар "Иң яхшы ярдәмче хуҗалык" номинациясендә җиңүче дип табылдылар. Гаилә башлыгына Дипломны һәм акчалата премияне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2012 елның 6 декабре...

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотосы.

Уңган гаилә бүген 14 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 8е - савым сыерлары. Гаилә башлыгы Бәшир - Карабаш егете. Бистәдә 1 нче урта мәктәпне тәмам-лагач, шофёр һөнәрен сайлый ул. 1977 - 1982 елларда - совхозда, ә аннары "Иркеннефть" идарәсендә эшли.
Рульне туры тота егет, юл һәлакәтләре китереп чыгарганы булмый, аварияләрсез эшли.
Хәләл җефете Гөлгенә исә Әлмәт районының Мәмәт авылында 10 сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында агрономлыкка, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче һөнәренә укый. 1979 елда диплом алып чыккач, "Карабаш" совхозы директоры Алексей Алексеевич Пичужкин: "Безгә авылда ту-ып-үскән кызлар кирәк", - дип, ике кызны үз хуҗалыкларына сайлап ала. Гөлгенә 2005 елга кадәр "Карабаш" совхозында тырышып эшли, яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Күп кенә бүләкләргә дә лаек була.

Фәттаховларның уңган-булган, тату гаиләсендә 3 бала тәрбияләнеп үсә. 1980 елда - кызлары Гөлшат, 1982 елда - икенче кызлары Гөлназ, 1988 елда исә уллары Илфат туа. Хәзер инде Гөлназ белән Илфат югары белемлеләр, үз гаиләләре белән аерым яшиләр. Ә менә Гөлшат әти-әнисе янында - олы хуҗалыкны алып барырга булыша. Уңганнарның тырышлыгы башкаларга үрнәк булырлык менә шундый күркәм нәтиҗәләр бирә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: