Республикада урыны белән төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Бераз яңгыр һәм пыскак яңгыр да явачак.
Татарстанда һава температурасы төнлә - 3-8, көндез 10-15 градус җылы булачак. Казанда төнлә - 6-8, көндезге сәгатьләрдә 12-14 градус җылы булыр дип фараз кылына.
1 октябрьгә каршы төндә күпчелек районнарда яңгырлар көтелә. Һава температурасы 4-9 градус җылы.