Бөгелмә авазы

ТНГ Групп җәмгыятенең уңышы коллектив хезмәтендә

Май бәйрәмнәре алдыннан җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыятендә компания алдынгыларын бүләкләделәр. "Сосновка" ял базасында 80гә якын хезмәткәр узган 2014 ел нәтиҗәләре буенча "Һөнәре буенча иң яхшысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бәйрәм тантанасында аларны генераль директорның беренче урынбасары - промысел геофизикасы директоры Рамил Мөхәммәдиев тәбрикләде. Рамил Сафа улы компания сәясәтенең нәкъ...

Май бәйрәмнәре алдыннан җаваплылыгы чикләнгән "ТНГ-Групп" җәмгыятендә компания алдынгыларын бүләкләделәр. "Сосновка" ял базасында 80гә якын хезмәткәр узган 2014 ел нәтиҗәләре буенча "Һөнәре буенча иң яхшысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бәйрәм тантанасында аларны генераль директорның беренче урынбасары - промысел геофизикасы директоры Рамил Мөхәммәдиев тәбрикләде.

Рамил Сафа улы компания сәясәтенең нәкъ менә кадрларга - биредә хезмәт итүче кешеләргә юнәлгән булуын искәртеп, җәмгыятьнең бүгенге көндә дәрәҗә яулаган, исеме республика, ил күләмендә танылган предприятие булуында меңләгән кешедән торган коллективның уртак хезмәте, уртак тырышлыгы ятуын әйтте. Моның шулай икәнен Р. Мөхәммәдиев саннар белән исбатлады. Узган 2014 елда 20 сейсмопартия көче белән файдалы казылмалар эзләү һәм тикшерүдә зур эш башкарылган. 3Д алымы белән - 15 мең 800 квадрат километрда, 2Д алымы белән 4 мең 400 квадрат километрга якын мәйданда эзләнүләр барган. Бик күп нефть компанияләре былтыр авыр финанс вәзгыять белән очрашты һәм, әлбәттә, бу "ТНГ-Групп" җәмгыятенә дә кагыла. Кайбер мәйданчыкларда эшне туктатырга да туры килгән. Ләкин, Рамил Сафиевич әйткәнчә, болар, икенче яклап, ирешелгән уңышларның кыйммәтен арттыра. Андрей Долгоборц җитәкчелегендәге "ТНГ-Ленское" җәмгыяте, мәсәлән, кышкы сезонда кыска вакыт эчендә берничә катлаулы проектны төгәлләүгә ирешкән. Шулай ук "ТНГ-Юграсервис"ның Кязым Рахбари идарәсендәге 20 нче сейсмопартиясе эшчәнлеге дә генераль директор урынбасары чыгышында уңай бәяләнде. Промысел геофизикасы лидерлары дип "ТНГ-АлГИС" белән "ТНГ-ЛенГИС" танылды. "ТНГ-Ижгеофизсервис" җәмгыяте хезмәтчәннәре үзләренең эшен, бик актив рәвештә, Үзбәкстанга тәкъдим итәләр.
Компаниянең фәнни-техник идарәсендә дөньякүләм технологияләргә туры килерлек заманча алымнар җитештерү өлкәсендә уңышлы эшләнмәләр бар. "ТНГ-Универсал" узган ел каротаж күтәрткечләр җитештерә башлаган.
Республиканың Актаныш районында, шулай ук Оренбург өлкәсендә яңа нефть чыганагы ачылган. Республикада инде мәгълүм булган нефть катламнарына 4 яңа катлам өстәлгән, тагын бер катлам Самара өлкәсендә табылган.
"Сез - җаваплы караш белән, эшегезне сөеп хезмәт итүчеләр, - диде чыгышында "ТНГ-Групп" җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары - промысел геофизикасы директоры Рамил Мөхәммәдиев. - Эшегезгә күңел биреп, техника, һава торышы көйсезлекләрен җиңеп чыгып, күп вакытта ял, бәйрәм көннәренә дә карамыйча, җитештерү үсешенә үзегездән бәһаләп бетергесез өлеш кертәсез. Шул ук вакытта уңышның сере аерым кешеләрнең һөнәр остасы булуында гына түгел, ә хезмәт коллективының бердәмлегендә дә дип ассызыклыйсым килә. Җитәкчеләр исләрендә тотарга тиеш: эш процессын оештыра белү, коллективта туган сорауларны, проблемаларны вакытында чишә белү бик мөһим", - дип, Рамил Сафиевич алга планнарны да билгеләде.




Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: