Бөгелмә авазы

Түләүсез юридик ярдәм

26 июньдә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды.

Шул уңайдан әлеге көнне "Единая Россия" партиясенең җирле бүлегендә дә Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде. Җәмәгать кабул итү бүлмәсендә адвокат Борис Пономарев, прокурор ярдәмчесе Н. Никитина һәм нотариус Резеда Николаенко консультантлар сыйфатында гражданнарны кабул иттеләр. Юридик ярдәм күрсәтүне сорап, барлыгы 14 кеше язылган иде. Адвокат Б. Пономарев, нигездә, торак проблемаларына бәйле сорауларга җавап бирде. Прокурор ярдәмчесе исә алимент түләү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларга консультация бирде, Резеда Николаенко нотариаль эшчәнлек буенча документлар-ны - ышаныч язуы, васыятьнамә, бүләк итү килешүен һ.б. ничек язарга кирәклеген аңлатты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: