Бөгелмә авазы

Түләмәсәң – чыгаралар

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен булган бурычларны түләтү бик катлаулы һәм актуаль мәсьәлә булып тора. Чөнки бурычлар арта барган саен хезмәт күрсәтүче оешманың эш күрсәткечләре дә түбәнәя...

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең күмәк мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.
Бөгелмә ТКХ департаментында бурычлыларның проблемаларын эшне судка җиткерми генә хәл итәргә тырышу белән шөгыльләнүче комиссия эшли. 17 октябрь көнне узган чираттагы утырышка аеруча зур бурычлылар чакырулы булып, һәркайсысының аңлатмасы тыңланды. Сәбәпләр, нигездә, финанс кыенлыкларына барып тоташа.
Берәүләренең акчасы баласын югары уку йортында укытуга китеп бара, коммуналь түләүләргә калмый. Икенче берсе үзенең рәсми төстә эшсез булуы, хәзергә хосусый эшмәкәр кул астында эшләве, хезмәт хакын "конверт"та алуы, шул сәбәпле, субсидиядән файдалана алмавы, ә тулысынча тү-
ләргә хәленнән килмәве турында әйтте. Бурычлыларның тагын берсе бар булган акчаның балаларны укытуга кереп бетә баруын сәбәп итеп акланды. Шул ук вакытта бу гаиләнең хосусыйлаштырылмаган квартирда яшәве, моннан тыш тагын бер квартиры булуы ачыкланды. Квартирларның икесе өчен дә бурычлары бар.
Гамәлдәге закон нигезендә, матди кыенлыклар да, керемнең аз булуы да күпквартирлы торак йортларда яшәүчеләрне вакытында коммуналь хезмәтләр өчен түләп барудан азат итми. Бурычлының хәленә кереп, комиссия әҗәтләрен түләүнең срокларын озайту мөмкинлекләрен карый, ә инде бурычлының түләргә бернинди теләге, мөмкинлеге дә юклыгы ачыкланса, андыйларны башка торакка күчерү турындагы мәсьәләне хәл итәр өчен эшне судка җибәрә.
Бүгенге көндә 2010 елдан бирле торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләнмәгән ике квартирдан кешеләрне кечерәк мәйданлы квартирга күчерү турында суд карарлары бар инде. Мондый чик чара якын киләчәктә гамәлгә ашырылачак.
Чакырулы булып та, комиссия утырышына килмәгән кешеләр тиздән судка чакыру алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: