Бөгелмә авазы

Тиздән талпаннар уяныр...

Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсе Бөгелмә бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада ОРВИ белән авырып китүчеләр саны 23 процентка кимегән. Шулай да чирләп китүчеләрнең күпчелеген балалар тәшкил итә, әмма мәктәпләр, тәрбия учреждениеләре карантинга ябылмады. Кешеләр арасында 4 агулану очрагы теркәлгән: ике кеше - алкогольдән, берсе - наркотиктан, тагын берсе ис тиеп агуланган,...

Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсе Бөгелмә бүлеге мәгълүматларына караганда, узган атнада ОРВИ белән авырып китүчеләр саны 23 процентка кимегән.
Шулай да чирләп китүчеләрнең күпчелеген балалар тәшкил итә, әмма мәктәпләр, тәрбия учреждениеләре карантинга ябылмады.
Кешеләр арасында 4 агулану очрагы теркәлгән: ике кеше - алкогольдән, берсе - наркотиктан, тагын берсе ис тиеп агуланган, наркотиктан агуланган
35 яшьлек ир үлгән.
Ел башыннан бирле агуланучылар саны 26 кеше булып, 9 кешенең гомере өзелгән.
Тагын берәр айдан талпаннар уяныр чор җитә. "Роспотребнадзор" бүлеге белгечләре якташларыбызны энцефалитка каршы прививкалар ясату кирәклеге турында кисәтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: