Бөгелмә авазы

Тәүге сөю, тәүге мәхәббәт

Быел музыка мәктәбен 29 бала тәмамлый, шуларның 15е - пианистлар, калганнары - аккордеон, баян, скрипка һәм курай уйнаучылар.

Шәһәребездә яшәгән 100 мең кешегә санасаң, алар энҗе бөртекләре кебек сирәк кенә. Моннан җиде ел элек укырга кергәндә, саннары 90га җитә иде. Әмма көн саен урта мәктәптән соң музыка мәктәбенә йөгерү барысының да хәленнән килмәде.
Биредә күп вакыт классик әсәрләрне тыңлап һәм нота язуын өйрәнеп үтә. Ата-аналарның берсе буларак, арада иң авыр бирелә торганы сольфеджио дип әйтә алам. Монда баланың тырыш булуы гына аз - тумыштан килгән нечкә ишетү сәләте сорала: көй яңгыраган арада ноталарны танып, язып кую гына түгел, шуның өстенә һәр нотаның, секундның дүрттән бер өлеше белән чагыштырганда, озынлыгын-кыскалыгын үлчәп алу кирәк. Әмма күп кешедә уянмыйча, йоклап яткан илаһи сәләтләр шуның кадәр могҗизаи ки, яшьтән үк күнеккән бала моны бер хатасыз, җиңел башкара. Сольфеджиодан алган "бишле" әнә шулай кадерле. Музыканың нигезен тәшкил иткән бу классик фәнне мәктәптә ике мөгаллимә: Римма Фәрит кызы Кадыйрова һәм директор урынбасары Әлфия Рафаэль кызы Әхмәтова укыта.
Һәр яшь музыкант үзе сайлаган ике инструментта уйный. Укытучылар ике сменада алар белән шөгыльләнә. Гомумән, мондый төр мәктәпләрдә Пушкин, Рылеевлар укыган академик лицей рухы сакланып калган. Һәр баланы каршыга утыртып, эш сәгатен һич кызганмый бирелгән дәресләр, эчкерсез әңгәмә, зәвыгына дикъкать, күңеленә ятышлы көйләр сайлау - болар укытучының мәхәббәтен аңлата. Бала гомерендә бер генә була торган, аның күңелендә җылы кояш булып калачак "чын мөгаллим"не биредә табып буладыр дип уйлыйм.
Гомумән, сәнгать мәктәбен хөкүмәтнең гаиләгә биргән иң зур бүләге дип саныйм. Шул исәптән, милли тәрбия ягыннан да.
Май аенда булачак чыгарылыш имтиханнарында һәр бала дүрт классик көй башкарачак. Шуларның берсе - татар көе. Без, мәсәлән, "Озата барма" җырын аккордеонда башкарачакбыз. Әгәр, башлангыч сыйныфларда бу көйне кыска гына итеп уйнаган булсак, хәзер инде ул дүртәр бит нота язуыннан торган классик вариациядә уйнала. Моңа кадәр "Туган тел", "Галиябану", "Бишле уен", "Карабай", "Кыр казлары артыннан", "Матур булсын", "Җомга", "Ай йолдызым" көйләрен уйна-дык. Бала шуларны башкарганда күңелдә туган тирән моңны, ташкын булып күтәрелгән милли хисләрне, яшь гомерне сагыну белән сугарылган татлы күз яшьләрен сүзсез дә аңлап була. Бала үзе дә: "Әни, мин сиңа Әминә Әхтәмовнадан бүләк алып кайттым", - дип, керә-керешкә уйнап күрсәтә. Сөекле укытучыбыз Әминә Кәримова белән теләгебез ап-ак: музыкага мәхәббәт аның йөрәгендә мәңге яшәп, чәчәк атса, кыр казлары кебек, күңелен югарыга тартса иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: