Бөгелмә авазы

Террорчылыкка каршы тору - безнең бурыч

"Террор, террорчылык... Бу - гомумкешелек проблемасы, глобаль проблема. Террорчылык - яңа дөньяның коточкыч куркыныч сугышы ул. Аңа каршы көрәшү дәүләтнең генә түгел, ә безнең һәрберебезнең дә бурычы", - үзәкләштерелгән район клублар системасының халыкка киновидео хезмәте күрсәтү бүлеге коллективы "Экстремизмга - юк!" дигән айлыкта әнә шундый шигар белән катнашты. Айлыкның максаты...

"Террор, террорчылык... Бу - гомумкешелек проблемасы, глобаль проблема. Террорчылык - яңа дөньяның коточкыч куркыныч сугышы ул. Аңа каршы көрәшү дәүләтнең генә түгел, ә безнең һәрберебезнең дә бурычы", - үзәкләштерелгән район клублар системасының халыкка киновидео хезмәте күрсәтү бүлеге коллективы "Экстремизмга - юк!" дигән айлыкта әнә шундый шигар белән катнашты.

Айлыкның максаты террорчылыкны, экстремизмны профилактикалау, милләтара һәм конфессияара теләктәшлекне ныгыту иде. Шушы нияттән безнең коллектив тарафыннан "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә "Без җирдә тынычлыкны яклыйбыз" дигән чара уздырылды, "Путь в никуда" дигән документаль фильм күрсәтелде.

Батыр авылы клубында һәм Бөгелмәнең ИЭУП Казан инновацион университетында "Фашизмга каршы без" дигән баш астында узган очрашулар вакытында "Путь в никуда", ә тагын Батырда­­­­ -­ "Чужая мать", институтта исә "22 минуты" дигән фильмнар тәкъдим ителде.

Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә "Без кояш балалары - без террорга каршы" дигән темага сыйныф сәгатьләре узды.

Очрашулар вакытында һәрдаим уяу булырга кирәклеге, экстремаль очраклар туа калса, үз-үзеңне тоту тәртипләре турында әңгәмәләр үткәрелде. Кино бүлеге методистлары балаларга башка милләт вәкилләренә хөрмәт белән карау, яшьтәшләр арасында низаглар килеп чыгуга юл куярга ярамаганлык турында сөйләделәр.

Эльвира НУРГАЛИЕВА,

үзәкләштерелгән район клублар системасының халыкка киновидео хезмәте күрсәтү бүлеге методисты.

Наталья Маликова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: