Бөгелмә авазы

Татнефтедорның көчле нәфис затлары

Яз булды, нисан, ява пыскып, карлап, Таулардан сулар ага гөрләп, шарлап. Каңкылдап килде аккош белән казлар, Кайнады кош, тулды күл, тулды сазлар. Язларның килде җитеп якты көне, Ишетелде һавада аккош өне. Талпынып салмак, авыр күк йөзендә, Күренде килгән очып каз дөркеме. Яз булды, җитте килеп хозур айлар, Сайрап очты һавада...

Яз булды, нисан, ява пыскып, карлап,
Таулардан сулар ага гөрләп, шарлап.
Каңкылдап килде аккош белән казлар,
Кайнады кош, тулды күл, тулды сазлар.
Язларның килде җитеп якты көне,
Ишетелде һавада аккош өне.
Талпынып салмак, авыр күк йөзендә,
Күренде килгән очып каз дөркеме.
Яз булды, җитте килеп хозур айлар,
Сайрап очты һавада бүзтургайлар.
Рәхәтләнеп маңгырый куй, сыер мөңери.
Куанып, кешнәп уйный колынкайлар.
Куанып йөгерә киек иркен чүлдә,
Каңкылдап, аккош йөзә аукан күлдә.
Сайраша сандугачлар, түгеп моңнар,
Хайваннар шатлык кыла уңда-сулда,
- дигән мәшһүр Дәрдемәнд үзенең "Яз" шигырендә. Озын кыш айларыннан соң яз килү мизгелен тагын да матуррак итеп тасвирлап бирү мөмкин микән? Аннан соң, шагыйрь әйткәндәй, яз көне бар табигать, бар тереклек уяна торган чор шул. Әлбәттә, адәм балаларына да яз тәэсире бик көчле. Шуңа күрә бу чорда кешеләрнең дәрманы арта, яз шаукымы белән алар да бик активлаша.
Шәһәребездә эшчәнлек алып баручы җаваплылыгы чикләнгән "Татнефтедор" җәмгыяте хезмәткәрләре дә ләйсән яңгырлар яуган мәлдә билгеле бер җанлану кичерәләр. Елның-елында, язлар җиткәч, җәмгыятьнең гүзәл затлары спорт төрләрендә көч сынаша. Спартакиада дип атала әлеге ярышлар. Быел җәмгыять XXVII тапкыр хатын-кызлар спартакиадасын үткәрде. Үткән шимбә, 4 апрель көнендә, "Татнефтедор" җәмгыятенең спорт залы Әлмәт, Азнакай, Нурлат, Зәй, Алабуга, Чирмешән һәм, әлбәттә, Бөгелмә командалары (Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе һәм "Татнефтедор" идарә аппараты) спортчыларын үзендә туплады. Җәмгыять директорының беренче урынбасары-баш инженеры Николай Горбачев, профсоюз комитеты рәисе Владимир Маркелов сәламләвеннән соң ярышлар башланып китте. Ярышларның баш хөкемдары Юрий Хәминов җитәкчелегендә судьялар бригадасы үз вазифаларына кереште.
Бәйге пневматик мылтыктан ату, өстәл теннисы, шашка уены, дартс һәм волейбол ярышларыннан гыйбарәт иде. Шулай итеп, шәхси исәпкә һәм командалар арасында кызу көрәш башланды. Монда шунысын да әйтергә кирәк, ярышларны тамаша кылырга килүчеләргә: олысына-кечесенә шөгыль, арыганда ял итү, чәйләп алу мөмкинлекләре тудырылган иде. Шуңа күрә алар чын күңелләреннән үзләренең якыннарына дәррәү көч биреп тордылар. Хәер, мондый гамәл күбрәк волейбол ярышларында күзәтелде. Ә шашка кебек интеллектуаль уен, дартс һәм пневматик мылтыктан ату кебекләре, әлбәттә, тулы тынычлыкта үтте. Нәтиҗәләргә килгәндә исә, алар түбәндәгечә булды.
Пневматик мылтыктан атуда I урынны - Е. Җәләева (Азнакай), икенчелекне - З. Хәйруллина (Нурлат), III урынны - Р. Клипова Әлмәт); өстәл теннисында I урынны - С. Гомәрова (Нурлат), II урынны - А. Нуретдинова (Әлмәт), III урынны Азнакайдан А. Ганиева яулады. Шашка уенында Әлмәт автомобиль юллары идарәсеннән Л. Тимеровага тиңнәр булмады, II урында - Г. Сафина (Нурлат), III урында Р. Гәрәева (Азнакай) булды.
Дартста командалар арасында "Татнефтедор" идарә аппараты кызлары - җиңүче, Бөгелмә автомобиль юллары идарәсе - II һәм Зәй автомобиль юллары идарәсе III урында. Волейболга килгәндә исә, инде алдан әйткәнемчә, бик киеренке көрәш барды. Уеннарның финалына "Татнефтедор" идарә аппараты һәм Әлмәт автомобиль юллары идарәсе кызлары чыкты. Кискен көрәш 2:1 сәбе белән безнең кызлар файдасына тәмамланды. Шулай итеп, "Татнефтедор" идарә аппараты кызлары - җиңүче, әлмәтләр - икенче, Азнакай командасы өченче булдылар. Гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, анысы түбәндәгечә: I урын - Әлмәт, II урын - Азнакай, III урын Нурлат командасында.
Шәхси беренчелектә һәм командалар арасында җиңүчеләрне "Татнефтедор" җәмгыяте директорының икътисад буенча урынбасары-баш бухгалтеры Әлфия Кәримова, профсоюз комитеты рәисе Владимир Маркелов тәбрикләделәр: истәлеккә бүләкләр, Дипломнар, ә җиңү яулаган командага күчмә Кубок тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: