Бөгелмә авазы

Татарстандагы керәшен авылында тәрене кисеп аударганнар

Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында бер көн элек куелган 6 метрлы тимер тәрене (поклонный крест) кисеп аударганнар. Православие традицияләре буенча тәрене Лаеш районының Ташкирмән авылына кергән урында биредә яшәүченең участогына урнаштырганнар. Изге Гурий чиркәве настоятеле иерей Виталий Беляев сүзләренчә, культ корылмасы бары бер тәүлек кенә торган - тәрене кискәннәр. Тәрене...

 

Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында бер көн элек куелган 6 метрлы тимер тәрене (поклонный крест) кисеп аударганнар. Православие традицияләре буенча тәрене Лаеш районының Ташкирмән авылына кергән урында биредә яшәүченең участогына урнаштырганнар. Изге Гурий чиркәве настоятеле иерей Виталий Беляев сүзләренчә, культ корылмасы бары бер тәүлек кенә торган - тәрене кискәннәр.

Тәрене биредә яшәүчеләр белән килешеп куйганнар дип аңлатма бирде иерей Виталий Беляев. Аны урнаштыруга ризалык биреп 160 ка якын кеше имза куйган. "Бер генә кеше дә каршы чыкмады, барысы да риза иде", - дип билгеләп үтте дин әһеле."Башкарма комитет җитәкчесе буларак, тәре куйганнарын белмәдем. Куярга теләү турында сүз булды. Мин епархиягә халык белән килешегез, аннары аңлашырбыз дидем. Бездә төрле катлам халык яши бит. Килешкәннәр кебек иде. Никтер аны төнлә килеп куйганнар, ә бу төндә кискәннәр дә, - дип сөйләде мәгълүмат агентлыгына Ташкирмән авыл җирлеге башлыгы Виктор Кормачев. - Күңелле хәл түгел. Хәзер хокук саклау органнары вәкилләре һәлакәт урынында эшли"."Хәзер тәрене кисү нечкәлекләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокукый бәя биреләчәк", - дип белдерде ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте вәкиле Максим Костромин.ТР мөселмананры Диния нәзарәтендә православие тәресен кисү фактын вандаллык акты дип белдерделәр."Бу хәлне Татарстанда яшәүчеләрнең кыйммәтләренә бернинди мөнәсәбәте булмаган вандаллык акты, дип бәяләп була. Мөгаен, бу провакация. Сез барыгыз да конфессиара татулык идеясенең милли идея дәрәҗәсенә җиткерелгәнен беләсез. Бу гамәлне татарстанлылар кылганлыгын күз алдына китерү авыр. Мондый вандаллык актларын без гаеплибез", - дип билгеләп үтте ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр.

 

Максим КИРИЛОВ, Гөлүзә ВАСИЛОВА.

Татар-информ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: