Бөгелмә авазы

Татарстанда "Тоталь диктант"ны 24 кеше "бишле"гә язган

Татарстанда "Тоталь диктант-2016" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә 2,5 меңгә якын кеше катнашкан, әмма "бишле"ләр 1 процент кына тәшкил итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Тоталь диктант-2016" проектының республикадагы координаторы Рамил Уразмаев хәбәр итте. Спикер сүзләренчә, быел "Тоталь диктант"та Татарстан буенча 2481 кеше катнашкан, шул исәптә 1057 се - казанлы....

 

Татарстанда "Тоталь диктант-2016" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә 2,5 меңгә якын кеше катнашкан, әмма "бишле"ләр 1 процент кына тәшкил итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Тоталь диктант-2016" проектының республикадагы координаторы Рамил Уразмаев хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, быел "Тоталь диктант"та Татарстан буенча 2481 кеше катнашкан, шул исәптә 1057 се - казанлы. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны сизелерлек арткан. Узган ел тоталь диктантны Татарстанның 4 шәһәрендә язсалар, быел - 7. "Акция үсеш ала. Катнашучылар саны арта, уңай тенденцияләр турында әйтә алабыз", - дип ассызыклады ул.

 

Татарстанда "бишле"гә язучылар саны, гомумән, ил буенча кадәр - 1 процент чамасы. Рамил Уразмаев белдергәнчә, Татарстанда 24 кеше диктантны "бишле"гә язган. Казанда "бишле"ләр 3, Чаллыда - 2, Түбән Камада - 3, Әлмәт һәм Бөгелмәдә - 1әр. Ә иң күп "бишле" Алабугада (5) һәм Лениногорскида (9).

 

Рамил Уразмаев билгеләп үткәнчә, тиздән акция отличникларын һәм партнерларын филологларны һәм волонтерларны бүләкләячәкләр.

 

ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Казанның 93 нче гимназия директоры, "Тоталь диктант - 2016" проектының Татарстанда филологлар эксперт советы рәисе Ирина Александровская "бишле"ләрне профессиональ филологлар гына түгел, ә белемле кешеләр ала, дип билгеләп үтте. Аның мәгълүматлары буенча, быел "Тоталь диктант"ны 68 илдә 145 меңнән артык кеше язган. Узган ел акциядә 58 илдән 100 мең тирәсе кеше катнашкан. Акциядә иң актив катнашучылар якын чит илләр шәһәрләреннән. Эстония лидерлык итә: Таллин Боз сарае залына 2,3 мең катнашучы җыелган.

 

Искәртеп үтик: быел диктант тексты авторы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев булды. Диктант өчен "Этот древний-древний-древний мир" трилогиясенең "Вкратце об истории Олимпийских игр" дигән 3нче өлеше сайлап алынган иде. Текстны исә Казанның танылган телетапшырулар алып баручысы Мария Веденеева әйтеп

Кристина ИВАНОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: