Бөгелмә авазы

Татарстанда шифаханәләрне яңарту программасы старт ала

Татарстанда киләсе ике елда 197 сәламәтлек саклау объектларын яңарту планлаштырыла, шуларның 75е агымдагы елда сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору программасы кысаларында яңартылачак. Ике еллык программаның гомуми бәясе 7,5 миллиард сумны тәшкил итә. Үзгәртүләр, иң беренче чиратта, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шифаханәләренә кагылачак. "Мондый карарны Татарстан Президенты Рөстәм...

Татарстанда киләсе ике елда 197 сәламәтлек саклау объектларын яңарту планлаштырыла, шуларның 75е агымдагы елда сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору программасы кысаларында яңартылачак. Ике еллык программаның гомуми бәясе 7,5 миллиард сумны тәшкил итә. Үзгәртүләр, иң беренче чиратта, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шифаханәләренә кагылачак.

"Мондый карарны Татарстан Президенты Рөстәм Минңнеханов кабул итте. Безнең төп бурыч - шифаханәләрдә чиратларны бетерү һәм медицина хезмәтен авыручыларга йөз белән бору",- дип белдерде республиканың Сәләмәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Бүгенге көндә республикада 103 амбулатор-поликлиника оешмасы эшли, алар 3 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә. 84 шифаханә ремонтка мохтаҗ.

"2017 елда ремонт 75 медицина объектында үткәреләчәк. Әлеге шифахәнәләр аларга беркетелгән халык саны, тузу дәрәҗәсе, "Халык контроле" системасына килгән күп санлы шикаятьләр буенча сайлап алынды",- диде Гадел Вафин.

Соңгы елларда республика амбулатор-поликлиника биналарының 40 проценты төзекләндерелгән. 2018 елда 1,2 миллион кеше беркетелгән 122 объектка капиталь ремонт ясалыр дип планлаштырыла.

tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: