Бөгелмә авазы

Татарстан Республикасы Президенты УКАЗЫ

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бəйрəм итү турында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның илебез һəм дөнья мəдəниятенə гаять зур өлеш кертүен исəпкə алып, аның тууына 130 ел тулуны билгелəп үтү йөзеннəн, карар бирəм: 1. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны 2016 елның апрелендə уздырырга. 2. Габдулла...


Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бəйрəм итү турында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның илебез һəм дөнья мəдəниятенə гаять зур өлеш кертүен исəпкə алып, аның тууына 130 ел тулуны билгелəп үтү йөзеннəн, карар бирəм:

1. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны 2016 елның апрелендə уздырырга.

2. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны əзерлəү һəм уздыру өчен оештыру комитеты (алга таба - оештыру комитеты) төзергə һəм аның составын расларга (кушымта итеп бирелə).

3. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына:оештыру комитетының тəкъдимнəрен исəпкə алып, бер ай вакыт эчендə Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган төп чараларның республика планын эшлəргə һəм расларга, шулай ук аны гамəлгə ашыруны контрольдə тотуны тəэмин итəргə; Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны бəйрəм итүне əзерлəү һəм уздыру белəн бəйле чыгымнарны финанслау чыганакларын билгелəргə.

4. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һəм шəһəр округлары башлыкларына Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган төп чараларның республика планын гамəлгə ашыруда актив катнашуны тəкъдим итəргə.

5. Республика "Татмедиа" матбугат һəм массакүлəм коммуникациялəр агентлыгына Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан бəйрəм итүне массакүлəм мəгълүмат чараларында яктыртуны тəэмин итəргə.

6. Əлеге Указ аңа кул куйган көннəн үз көченə керə.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. МИҢНЕХАНОВ.
10 февраль, 2016 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: