Бөгелмә авазы

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләймановның Яңа ел белән тәбрикләве!

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Һәммәгезне дә чын күңелемнән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбриклим! Мин, депутат буларак, икенче ел инде бөгелмәлеләр белән тыгыз элемтәдә торам. Бу шәһәр минем икенче туган йортыма әйләнде. Халыкны борчыган проблемаларны, сорауларны көн кадагына куеп, бергәләп чишәбез. Яңа елда һәр кешегә күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телим. Дөньялар имин булсын....

Хөрмәтле бөгелмәлеләр!

Һәммәгезне дә чын күңелемнән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбриклим!

Мин, депутат буларак, икенче ел инде бөгелмәлеләр белән тыгыз элемтәдә торам. Бу шәһәр минем икенче туган йортыма әйләнде. Халыкны борчыган проблемаларны, сорауларны көн кадагына куеп, бергәләп чишәбез.

Яңа елда һәр кешегә күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телим. Дөньялар имин булсын. Һәр кешенең теләгән теләкләре кабул булып, эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Һәркемгә дә ышаныч, куаныч, бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар юлдаш булсын иде. Яңа еллар белән Сезне!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: