Бөгелмә авазы

Татарча McDonald’s

Июнь аенда Казанда беренче татарча тамак ялгап алу (фастфуд) челтәре ачылачак. Биредә чеклар демократик суммада 200 сумнана артык булмаячак диләр әлеге бизнесны ачучылар. "Түбәтәй" исемендәге тиз туклану челтәрен 3 яшь эшмәкәр Солтан Сафин, Азат Нәҗметдинов һәм Айнур Камалиев оештырган. Бу идея егетләргә 4 ел элек килә һәм менә ниһаять, ул...

Июнь аенда Казанда беренче татарча тамак ялгап алу (фастфуд) челтәре ачылачак. Биредә чеклар демократик суммада 200 сумнана артык булмаячак диләр әлеге бизнесны ачучылар. "Түбәтәй" исемендәге тиз туклану челтәрен 3 яшь эшмәкәр Солтан Сафин, Азат Нәҗметдинов һәм Айнур Камалиев оештырган.

Бу идея егетләргә 4 ел элек килә һәм менә ниһаять, ул тормышка ашкан. Мәркәзебездә "Түбәтәй"нең 10 ноктасы ачылачак. Бу нокталар, иң беренче чиратта, су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты узасы җирләрдә урнашачак.

Иң кызыклысы шул, "Түбәтәй"дә әзерләнгән татар ашлары (хәләл ашамлыклар): өчпочмак, кыстыбый, гөбәдия, өлеш һәм әйрән, катыклар милли орнамент төшкән савытларга салыначак. Төргәк һәм стаканнарда Г. Тукайның шигырьләре урын алачак. Балаларга тәкъдим ителәчәк аш тартмасында уенчыклар, ә туристларныкында Казан рәсеме төшкән магнитлар куелачак. "Түбәтәй"дә хезмәт күрсәтүчеләр өч телдә: инглиз, рус һәм татар телендә сөйләшер дип көтелә.

Киләчәктә "Түбәтәй" нокталары Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Свияжск белән Биләр җирендә дә ачылыр дип көтелә. Чит илдәге татар диаспораларыннан да эшмәкәрләргә тәкъдимнәр килгән инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: