Бөгелмә авазы

«Татар кызы» җиңүчесе «Лада Приора» машинасында җилдерәчәк

Хатын-кыз - табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе! "Татар кызы" халыкара матурлык һәм сәләт бәйгесендә катнашкан сылу кызларны күргәч, Габдрахман Әпсәләмовның нәкъ менә шул сүзләре искә төшә. 3 сентябрь көнне Чиләбедә иң гүзәл татар кызын билгелиячәкләр. Араларыннан берсен сайлап алу ай-һай кыенга туры килер оештыручыларга, чөнки...

 

Хатын-кыз - табигатьнең иң гүзәл баласы, ир-атның һавасы, кояшы, челтерәп аккан чишмәсе! "Татар кызы" халыкара матурлык һәм сәләт бәйгесендә катнашкан сылу кызларны күргәч, Габдрахман Әпсәләмовның нәкъ менә шул сүзләре искә төшә.

3 сентябрь көнне Чиләбедә иң гүзәл татар кызын билгелиячәкләр. Араларыннан берсен сайлап алу ай-һай кыенга туры килер оештыручыларга, чөнки бирегә килгәннәр инде үз өлкәләренең иң чибәр, иң уңган кызы.

- "Татар кызы" матурлык бәйгесе генә түгел, ул зур белем бирү программасы. Сайлап алу турыннан соң кызлар 4-5 ай дәвамында татар теле, тарих, мәдәният, музыка өлкәләрендә белем ала. Хореография нигезләрен, традицион татар һөнәрчелеген өйрәнә, аш-су осталыгын шомарта. Без кызларга булачак аналар, гаилә учагы сакчылары итеп карыйбыз, - диде Чиләбе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова.

Быел бәйгенең ярымфинал өлешендә 22 төбәктән килгән кызлар катнашкан. Алар август аенда Казанда узган VII Бөтендөнья яшьләр форумына да чакырылган иде. Биредә кабат сыналдылар: интеллектуаль турда кызлар татар теле, мәдәнияте, тарихына бәйле сорауларга җавап бирде. Һәр татар кызы белергә тиешле токмач басу, җәю, кисү осталыгында күрсәтте. Нәтиҗәдә, бәйгенең финал өлешендә Россиянең Әстерхан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортстан, Пермь, Кырым, Самара, Ставрополь, Томск, Удмуртия, Татарстан, Чиләбе төбәкләреннән, Латвия белән Казахстан илләреннән 14 кыз катнашачак. Татарстан данын Казан федераль университетын тәмамлап, быел Казанның 29нчы гимназиясендә укытучы булып эшли башлаган Мөслим районы кызы Эльвина Нәҗипова яклаячак.

Бәйгенең финал программасы Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлана. Алдагы еллардан аермалы буларак, кызлар спорт ярышларында да көч сынашачак. Гадәттә, матурлык бәйгеләрендә кызлар подиумда су коену костюмы белән йөрергә тиеш булса, татар кызлары чишенмиячәк. Сәхнәгә алар заманча һәм борынгы татар халык киемнәрендә чыгачак.

Җиңүче кыз быел кыйммәтле ташлар белән бизәлгән таҗ киеп кенә калмый, ә туган ягына Татарстан Президенты исеменнән бирелгән җиңел машина - "LADA Priora" автомобилендә кайтып китәчәк.
Бәйгедә катнашкан бер генә кыз да югалып калмый. Алар иҗтимагый эшләрдә, хәйрия чараларында катнаша, үз төбәкләрендә милли тапшырулар алып бара. Журналист, укытучы булып китүчеләр бар. Проект тәмамлангач һәрберсенә татар теле укытучысы һөнәрен үзләштерү мөмкинлеге бирелә. Кемдер кияүгә чыга, татар гаиләсе төзи. Без моңа да сөенәбез. Быел бер кызыбыз "Татар егете" бәйгесендә катнашкан егет белән никахлашты, - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.

- Замана татар кызы бер төрле генә булырга тиеш түгел. Ул тыйнак, итагатьле дә, шул ук вакытта көчле, курку белмәс кыз да. Катнашучылар барысы да актив. Үз фикерләрен җиткерергә оялмыйлар, - диде замана татар кызының портретын төзеп Лена Колесникова.

Бәйге алты ел рәттән Чиләбе өлкәсендә оештырылса, киләсе елдан ул күчеп йөри башлаячак. 2017 елда "Татар кызларын" Башкортстан Республикасы кабул итәчәк. Ләкин чиләбеләр дә бу вакытта кул кушырып утырмаячак. 2013 елдан биредә 8-10 яшьлек татар балалары арасында "Нәни энҗеләр" бәйгесе оештырыла. Лена Колесникова бу бәйгене профессиональ югарылыкка күтәрергә хыяллана.

 


Алисә САБИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: