Бөгелмә авазы

Татар китабы

Россия Президенты В.В. Путин 2015 елны Әдәбият елы дип игълан итте. Галиҗанәп Китапның кешелек тарихында тоткан урыны бәяләп бетергесез. Әле безнең эрага кадәр үк шумерлар кулъязма китаплар язганнар. Инглиз галимнәре Месопотамиядә, ягъни борынгы Багдад шәһәре тирәләрендә фарсы патшасы Ашшурбанипалның китапханәсенә тап булалар. Алар - балчык такталарга очлы тимер белән тырмап...

Россия Президенты В.В. Путин 2015 елны Әдәбият елы дип игълан итте. Галиҗанәп Китапның кешелек тарихында тоткан урыны бәяләп бетергесез. Әле безнең эрага кадәр үк шумерлар кулъязма китаплар язганнар. Инглиз галимнәре Месопотамиядә, ягъни борынгы Багдад шәһәре тирәләрендә фарсы патшасы Ашшурбанипалның китапханәсенә тап булалар. Алар - балчык такталарга очлы тимер белән тырмап язылган чөй язулы (руни) кулъязмалар.
Ә менә безнең татар басма китабы кайчан барлыкка килгән соң? Татар телендә беренче басма китап 1612 елда Лейпцигта чыккан икән. Ә Россиядә татар басма китабының тарихын 1722 елда Әстерханда патша Петр Iнең поход типографиясендә басылып чыккан "Манифест"тан башларга кирәк. Чөнки аны чыгаруда татар осталары да катнашкан һәм ул татарлар арасында таратылган.
18 нче гасырның соңгы чирегендә татар китапларын басу Петербургның Сенат типографиясендә дәвам итә. 1800 елда Казанда татар мәгърифәтчесе Габделгазиз Бурашев "Азиат" типографиясе оештыра. 1917 елга кадәр гомуми тиражы 50 миллион данә булган 15 меңнән артык татар милли басмасы дөнья күрә анда.
Шулай, 1905 елның 17 октябрендә татарларга рәсми рәвештә китап басарга рөхсәт бирүче манифест чыга. Инде Оренбург, Уфа, Казан, Петербургта бер-бер артлы татар басмаханәләре барлыкка килә. Казанның үзендә генә дә дистәдән артык китап басу ханәсе эшли башлый. Россиянең башка төбәкләрендә дә, шул исәптән Әстерханда, Троицкида, Томскида, Самарада, Семипалатинскида, Омскида, Стәрлетамакта һ.б. шәһәрләрдә татар типографияләре барлыкка килә. Әле Новосибирскида, Магаданда, Донбасста, шулай ук Находкада да татар телендә газета-журналлар басу эше оештырылган булуы билгеле. Җир шарында татар кавеме яшәмәгән урын юктыр да ул.

Татар китабының күп басылуыннан без милләтебездә укый-яза белү дәрәҗәсенең нинди югарылыкта торганлыгын билгели алабыз. Милли китаплар аша татар укучысы дөнья фәненең төп уңышлары, дөнья халыклары тарихы, кешелек тудырган рухи байлыклар белән шактый ук яхшы таныш булган.
Китапның кадере беркайчан да бетмәсен иде. Элек-электән китап белем чыганагы саналган. Борынгы кулъязма китаплар бигрәк тә югары бәяләнгән. Аларда халыклар, милләтләр байлыгы гасырлардангасырларга тупланып килгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: