Бөгелмә авазы

Татар Димскәе авыл җирлегендә

27 гыйнвар көнне Татар Димскәе авыл җирлеге Советының чираттагы сессиясе узды. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вахит Гарәфетдинов, җирле депутатлар, оешма-предприятие вәкилләре, авыл халкы катнашты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Отчет доклады белән Татар Димскәе муниципаль берәмлеге башлыгы Риваль Зәйнуллин чыкты. Әлеге муниципаль берәмлек дүрт: Татар Димскәе, Райлан, Суык Чишмә һәм Сула авылларын берләштерә. Җәмгысе 273 хуҗалык булып, аларда 782 граждан теркәлгән, әмма даими яшәүчеләр саны 545 кеше генә икән. Хезмәт яшендәгеләр саны - 400, аларның 33е - студент, армия сафларында 3 егет исәпләнә. Авыл җирлегендә 28 кеше эшсез буларак теркәлгән, 276 кеше шәһәр һәм районга барып-йөреп эшли. Узган елда авыл җирлегендә 13 бала туган, 16 кеше фани дөнья белән хушлашкан.
Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр саны - 151 баш, шуларның 66сы - савым сыерлары. 235 сарык һәм кәҗә, 3 ат, 200гә якын умарта исәпләнә. Терлекләрнең баш санын саклап калу максатында, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2014 елда шәхси хуҗалыклардагы һәр савым сыеры исәбенә 2 меңәр сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәткән. Авыл җирлегендә 2 621,6 гектар пай җирләре исәпләнә. 2014 елда аларны "Агропродукт" җәмгыяте эшкәрткән. Әлеге җәмгыять, килешү нигезендә, 1 пайга 3 мең сум күләменнән хисап ясаган, әмма гражданнар кулына әлеге сумманың 2 580 сумы гына кергән. Ник дигәндә, табыш өчен салым 390 сум тәшкил иткән һәм "Саклык банкы" да, "күрсәткән хезмәтләре өчен" дип, 30 сумын сыдырып калган. Өстәвенә, җәй көне пайчылар җир өчен түләгән салымны да (анысы 497 сум булган) исәпкә алсак, милекчеләр кулында 2 мең дә 83 сумы калган була. Ел әйләнәсенә менә шундый табыш алган пайчылар.
Авыл җирлегенең еллык бюджеты расланган маддәләр нигезендә башкарылган. Физик затларга салына торган (НДФЛ) салымнан тыш калганнары арттырып үтәлгән.
2014 елда гражданнар төрле мәсь-әләләр белән язма рәвештә - 3 һәм телдән 145 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтләре авыл Советына күчкән, шуңа күрә әлеге эш хәзер биредә башкарыла икән. 23 кешегә нотариаль хезмәтләр күрсәтелгән.
Авыл җирлегендә балалар бакчасы эшли, анда 15 бала тәрбияләнә. Төп гомуми белем бирү мәктәбендә 35 бала белем ала. Мәктәп бинасы 1974 елда төзелгән, капиталь ремонт проблемасы көн кадагында тора. Шулай ук мәктәпнең үз транспорты булмау да шәһәр һәм районда узган чараларда катнашу мөмкинлеген күпкә киметә икән. Капиталь ремонт мәсьәләсе 2016 елда хәл ителергә тиеш анысы, Татар Димскәе мәктәбе киләсе ел программасына кертелгән, ә транспортка кагылышлысы әлегә шулай ачык килеш кала.
Авыл җирлегендә халыкка тагын фельдшер-акушерлык пункты; ике кибет; элемтә бүлеге хезмәт күрсәтә. Авыл халкы алар эшеннән канәгать.
Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эше белән Илдус Гыйниятуллин гаиләсе шөгыльләнә. Узган ел җәмгысе 241 тонна сөт тапшырылган һәм 3 миллион сумнан артык акча сыер асраучылар кесәсенә кергән. Әлеге эшне оештыручыга рәхмәт сүзләреннән башка нәрсә әйтәсең инде?! Әмма биредә дә бер "ләкин" бар... Сөт җыю нокталары турында, ягъни әлеге эшне башкара торган автомобильнең кайларда туктарга тиешлеге һаман да хәл ителмәгән булып чыкты. Сөт тапшыручыларны кулларына ике чиләк тоттырып, авылның бер башыннан икенче очына чаптыру бер дә килешә торган гамәл түгел инде анысы. Бу турыда "Бөгелмә авазы"ның узган ел 16 июль санында "Ихтирам һәм игътибар кирәк" дигән исем астында (авторы - Әлфия Мостафина) мәкалә дә чыккан иде, әмма: "Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?" - дигәндәй, уртак фикергә килә алмаганнар икән авылда. Һәм әлеге вәзгыятьне Казаннан да, Бөгелмәдән дә килеп хәл итмәсләр инде ул, урында карарга кирәк. Сессиядә бу сорау кабат күтәрелде һәм аны хәл итү җирле депутатлар вәкаләтендә икәнлеге ачыкланды. Шуңа күрә үтә "четерекле" бу мәсьәлә якын көннәрдә чишелешен табар, сөт җыя торган автомобильнең маршруты, туктау урыннары ачыкланыр дип ышанасы килә.
Чыгышы ахырында җирле башлык 2015 елда эшләнәсе эшләрне тәгаенләде: Татар Димскәе һәм Райлан авылы зиратларын төзекләндерүне дәвам иттерү; Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы үткәрү шундыйлардан булды.
Чыгышлардан соң халык җирле һәм шәһәр түрәләренә сораулар бирде. Алар арасында: төрле дәрәҗәдәге (муниципаль район башлыгыннан алып) җитәкчеләргә ничек кереп, "эләгеп" булганлыгы да; җир өчен салымнар һәм пай җирләре өчен керемнәр дә; урам утларының ни өчен барысы да янмавы да; авылның бетеп баруы; халыкның мәшгульлеге мәсьәләсе дә бар иде. Халыкны бигрәк тә борчыган сорау булып, 2014 ел ахырында Татар Димскәендә булган үлем-китемнәр тора. Шуның нәтиҗәсендә, авылда гайре табигый күренеш булса да, халыкның үз гомерләре өчен куркып, көндез дә ишекләрен бикләп утыру гадәте көндәлеккә кереп бара икән. Хокук саклау органнарына сораулары күп булды аларның. Ни кызганыч, сессиядә әлеге сорауларга анык кына җавап бирүче табылмады, ягъни алар ачык калды дияргә була.
Сессия ахырында авыл җирлегендә алдынгы хезмәткәрләргә, юбилярларга бүләкләр тапшырылды. Җирле имам-хатыйп Яндәш хәзрәт Саттаров вәгазе бик эчтәлекле һәм үтемле булды. Бер-берсенә ярдәм итешеп яшәргә тиешлеген аңлап таралышты сессиягә килгән авылдашлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: