Бөгелмә авазы

Танылган психотерапевт, психиатр-нарколог һәм инәләр белән дәвалаучы терапевт Ринат ХӘБИБУЛЛИН белән әңгәмә

Журналист шундый инде ул - һәр күргән кеше, һәр сөйләшкән сүз аның өчен каләм азыгы була да куя. Газетабыз хезмәткәрләре хезмәт бурычларын үтәгәндә дә, ял вакытларында да бөгелмәлеләр белән бик еш аралашып тора. Һәм төрле гыйбрәтле язмышларга, җаныбызны әрнеткән вакыйгаларга, чишелмәс кебек тоелган борчуларга очрыйбыз. Аларның күбесе безнең газета битләрендә...

Журналист шундый инде ул - һәр күргән кеше, һәр сөйләшкән сүз аның өчен каләм азыгы була да куя. Газетабыз хезмәткәрләре хезмәт бурычларын үтәгәндә дә, ял вакытларында да бөгелмәлеләр белән бик еш аралашып тора. Һәм төрле гыйбрәтле язмышларга, җаныбызны әрнеткән вакыйгаларга, чишелмәс кебек тоелган борчуларга очрыйбыз. Аларның күбесе безнең газета битләрендә мәкалә-интервьюлар булып урын ала. Ә кайберләре исә күңелдә һәм үзара сөйләшүләрдә генә кала, чөнки халыкка ачыктан-ачык сөйләп булмый торган темалар да була. Нәкъ шушындый очракларда безнең ничек тә булса укучыларыбызга ярдәм итәсе, киңәш бирәсе килә. Шуңа күрә дә без газетабызда танылган психотерапевт, психиатр-нарколог һәм инәләр белән дәвалаучы терапевт Ринат ХӘБИБУЛЛИН белән әңгәмәләр циклын башлап җибәрергә булдык.

  • Ринат Сәгыйтович, Европа илләрендә психолог, психотерапевт кебек кешенең күңел халәтен өйрәнүче һәм дәвалаучы табиблар, белгечләр бик киң таралган. Әйтегез әле, психотерапевт пациенты булыр өчен нинди булырга кирәк?
  • Дөрес әйттегез, чит илдә киң таралган. Ә безнең менталитет психотерапевтларны психлар белән эшләүче табиблар буларак кабул итә. Тик кеше бүген җитди психик авырулар белән авырый икән, димәк ул кичә психолог, яисә психотерапевтка мөрәҗәгать итмәгән, дигән сүз. Халыкта шундый әйтем йөри - бөтен авырулар - нервыдан. Бу хак та шулай. Психосоматик халәт бөтен булырга тиеш. Ә психотерапевтлар исә нәкъ менә кешенең күңел халәтен өйрәнә, ярдәмгә мохтаҗ кешенең үз-үзенә уйларын, аның өчен коточкыч зур проблемага саналган гадәти борчу-мәшәкатьләрен аңларга ярдәм итә. Кеше бушанырга тиеш. Кеше үзенең уйлары белән уртаклашырга тиеш. Мин үз практикамда "тутырылган тавык" гыйбарәсен кулланам. Ягъни кеше бушана алмый, бөтен булганын күңеленә җыя да җыя.
  • Ләкин бит проблемаң, серләреңне дустыңа да сөйләп була...
  • Була, ләкин дустыңның үз дусты бар... Дусның үз борчулары бар... Дусның медицина гыйлеме юк...

Психотерапевт бит кешене тыңлап кына утыручы табиб түгел. Ул проблеманың килеп чыгу сәбәбен ачыклый, кешегә комплекслары, фобияләре белән көрәшергә ярдәм итә, үз-үзеңне ничек бар, шулай кабул итәргә, шулай яратырга һәм шул юнәлештә үстерергә, шул рәвешле рухи канәгатьлек хисе ала белергә өйрәтә.

Психотерапевт Ринат Хәбибуллин белән әңгәмәбезнең дәвамын киләсе саннарыбызда тәкъдим итәчәкбез. Укучыларыбыз, сорауларыгыз булса, шылтыратып, яисә хат язып хәбәр бирегез. Шулай ук ВКонтакте челтәрендәге рәсми битебездә дә сезнең белән аралашуга әзербез. Без исә һәр сорауны табибка җиткереп, җавабын газетабызда бастырып чыгарырбыз. Аноним калырга теләүчеләрнең исемен күрсәтмәбез.

Р.С.Хәбибуллиннан психологик киңәш:

Иртән эшкә чыгып киткәндә уй көче белән аркагызга рюкзак асып куегыз. Аның нинди төстә булуын үзегез билгеләгез. Әйтик, ул бүген яшел төстә булсын, күңелегезгә яктылык сибеп торсын. Көн дәвамында бөтен борчуларыгызны шул рюкзакка тутырыгыз. Кичен исә өегезгә керер алдыннан букчагызны чүп контейнерына бушатыгыз, яисә учакта яндырыгыз. Ләкин, үч итеп, үзегез дошман санаган кешенең ишек төбендә калдырырга ярамый. Ул барыбер кире үзегезгә әйләнеп кайтачак.

Әңгәмәдәш - Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: