Бөгелмә авазы

Сукырлар өчен – уңайлы мохит

2012 елның 30 маенда Бөгелмә шәһәре сукырлар җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Нинди уңышлар белән килдек соң без бу көнгә?

Габдулла БАТЫРШИН,
күрү буенча инвалид.
Бөгелмә шәһәре.

Моның өчен бераз артка чигенеп, 1997 еллардан урап кайтыйк әле. Ул чорда җәмгыятебез Ленин һәм Октябрь урамнарында иде. Кечкенә булса да, нибары 35 квадрат метр мәйданны биләп торган бүлмә сукырлар өчен ориентлашырга бик әйбәт булды. Биредә атна саен диярлек җыелыша идек: вакытлы матбугат белән танышабыз, җәмгыять яңалыкларын белешәбез, истәлекле даталар буенча төрле чаралар уздырабыз. Бигрәк тә кул эшләре, "Язгы көн ел туйдыра", тәҗрибә уртаклашу, орлыклар алмашу кебек чаралар истә калган. Көзен исә Уңыш бәйрәмендә үзебез алып килгән яшелчәләрдән киштәләр сыгылып торыр иде.

400 квадрат метрлы бинага күчкәч, боларның барысы да тарихта гына торып калды. Эш шунда ки, яңа урында өйләр арасында коймалар юк, икенчедән, йорт Сәйдәшев урамы кварталы эчендә урнашканга, сукырларга ориентлашу бик кыен. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә анда барып җитү үзе бер проблема. Җәмгыять җитәкчелеге бу мәсьәләне күтәрергә теләми. Бина компьютерлар урнаштырылган өстәлләре белән буш тора, ә бит аңа шәһәр бюджетыннан коммуналь хезмәтләр өчен байтак күләмдә акча да түләнә.

Реклама

Сукырлар җәмгыяте оешма-предприятиеләр белән бәйләнешкә керә алды һәм кемнең дә булса артык компьютеры булганнар аны безгә китерделәр. Аларны биредә ремонтлап, комплектлаштырып, чиратлап кулланучыларга тапшырдылар. Оешма рәисе Артем Пахарев, Рәфис Вафин, Василий Морарь бу эштә башлап йөрүчеләр булдылар.

Җиде кешедән торган бюро айга бер тапкыр җыела. Яңа ел алдыннан һәм 9 Майда - Җиңү көнендә бәйрәм кичәләре оештырыла. Репетицияләрне сукырлар өчен кичке мәктәптә уздырабыз, чөнки клубта, әйткәнемчә, уңайлы түгел. 40 яшькә кадәрге инвалидлар клубта җыелырга ярата. Ләкин вакытлы матбугат, шашка, домино, шахмат дигәннәренең "исе" дә юк биредә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше буш вакытын ничек уздырырга тиешлеге турында беркем дә уйлап карамый. Бу җитешсезлекләр турында, югыйсә, шәһәребезнең халыкны социаль яклау идарә-сендә дә беләләр инде, әмма…
Иң беренче теләгебез, гозеребез шул: сукырлар өчен бар яклап уңайлы, әмма зур мәйданны биләмәгән бина кирәк. Ә андый бина бар. Ул - Чайковский урамындагы 6 нчы йортның беренче каты. Әлегә анда бернинди кибет тә юк. Бу, барыннан да элек, шушы урамда яшәүче, элек укыту-җитештерү предприятиесендә эшләгән 90га якын сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен бик тә уңайлы булыр иде.

Шуны да искәртәсебез килә: без бу мәсьәләне бик вакытлы күтәрәбез, чөнки В.Путин тарафыннан кабул ителгән "Тигез мөмкинлекләр - тигез хокуклар" дигән карарга бик туры килә бу.

Өлкән яшьтәге сукырларга барлык уңайлыклары булган клуб бик кирәк, чөнки Бөгелмәдә 400гә якын бу төр инвалид гомер кичерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: