Бөгелмә авазы

Су шаярганны яратмый

Һава температурасының югары торуы сәбәпле, сулыкларга килүче кешеләр саны арта. Күп кенә очракларда су кергәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгаралар, моның ахыры фаҗига белән тәмамлана.

Бүгенге көндә Бөгелмә районында су керү өчен җиһазландырылган махсус урыннар юк. Шуңа да карамастан, җәйге чорда якташларыбыз якын-тирә сулыкларда ял итә. Төп су керү урыны булып Карабаш сусаклагычы санала.
Шунысын да искәртергә кирәк, су керү сезоны башланганга әле күп вакыт узмаса да, инде безнең җирлектә дә ике кеше батып үлде. Май аенда 1964 елгы хатын-кыз - Дала Зәе елгасында, июнь аенда исә Ростовка авылы янындагы Барнашевка елгасында 1980 елгы ир-ат һәлак булды.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: