Бөгелмә авазы

Су буенда сак бул!

Җәй көне иң файдалы ялларның берсе - су буенда. Коенасың, кояшта кызынасың, көймәдә йөрисең - һәммәсе дә организмны ныгытуга, җитезлекне арттыруга, чыныгырга ярдәм итә. Йөзә белгән кешегә су куркыныч түгел. Әмма андыйлар да су буенда тәртип булырга тиешлеген белеп торсын иде: саксызлык, ваемсызлык, җиңел карашның төзәтеп булмаслык бәлаләргә китерүе ихтимал....

 

Җәй көне иң файдалы ялларның берсе - су буенда. Коенасың, кояшта кызынасың, көймәдә йөрисең - һәммәсе дә организмны ныгытуга, җитезлекне арттыруга, чыныгырга ярдәм итә. Йөзә белгән кешегә су куркыныч түгел. Әмма андыйлар да су буенда тәртип булырга тиешлеген белеп торсын иде: саксызлык, ваемсызлык, җиңел карашның төзәтеп булмаслык бәлаләргә китерүе ихтимал. Шуңа күрә дә, нинди генә сулык булмасын: елгамы, күлме, диңгезме, буамы - коенганда, ярында ял иткәндә билгеле бер куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәк.

Иртә, яисә кичен коену яхшы. Бу вакытта инде кояш җылыта, әмма әле эссе сугу куркынычы янамый. Суның җылылыгы - 18 - 19, һава температурасы 20 - 25 градустан да ким булырга тиеш түгел.

Таныш булмаган урыннарда чумарга киңәш ителми, чөнки ком, таш, ләмгә бәрелеп, муен умырткасын имгәтүегез, башыгызны бәреп, аңны югалтуыгыз, һәлак булуыгыз ихтимал. Төбе тигез, суы тонык булган тирәкн урыннарда гына курыкмыйча чумарга була.

Суда иң куркыныч нәрсәләрнең берсе - чоңгыллар. Алар агым көчле урында барлыкка килә. Бөтерелеп торган урыннар кешене үзенә суырып ала, ул шулкадәр куәтле көч белән тарта ки, хәтта тәҗрибәле йөзүчеләрнең дә аннан йөзеп чыгарга көче җитмәве бик мөмкин. Инде чоңгылга барып эләгә калсагыз, гәүдәгезне горизонталь хәлгә китереп ятыгыз, шул рәвешле йөзеп чыгарга тырышыгыз.

Суүсемнәрдән дә коенучы кешеләргә шактый куркыныч яный. Аларның аяк-кулга уралып, хәрәкәтне чикләве, шул рәвешле су өстенә калкып чыгарга комачаулавы бар.Андый урынга барып эләксәгез, гәүдәгезне горизонталь хәлгә китереп ятыгыз, артык хәрәкәтләр ясамаска тырышыгыз, әкрен-әкрен генә читкә китегез. Кул-аякларыгызга суүсемнәр чорналган очракта бигрәк тә кискен хәрәкәт ясаудан сак булыгыз, алар тагын да кыса гына төшәчәк.

Балаларны су буенда күзәтүчесез калдырмагыз. Йөзә белмәгән кешегә кабартылган матрасларда, камераларда ятып йөзү дә куркыныч, чөнки алар бик җиңел һәм җил аны су эченә бик тиз алып кереп китә ала, өстәвенә алар дулкында тиз каплана да.

Су коенсагыз да, яр буенда ял итсәгез дә, алкогольле эчемлекләр эчүдән тыелыгыз. Ул хәрәкәтне боза, үзконтрольне чикли, тигезлекне сакларга комачаулый. Су буенда ял итәм дип, артык йөгәнсезләнеп китү ярамый: куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәк. Үзегезнең дә, балаларыгызның да гомерләренең кадерен белегез!

Юлия ЧУРИНА,
ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге филиалы укытучысы.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: