Бөгелмә авазы

Су буена барсаң әгәр...

Җәй көне иң файдалы ял - су буенда. Коенып, кызынып, көймәдә йөзгән чакларда организм ныгый, чыдамлык, хәрәкәтчәнлек һәм җитезлек арта. Йөзә белгән кешегә су куркыныч түгел. Шуңа күрә дә йөзә белү су буенда хәвефсез ялның беренче шарты булып санала. Әмма суда куркыныч чыганаклары да җитәрлек, шуңа күрә хәтта йөзә белгән...

Юлия ЧУРИНА,
ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча
укыту-методик үзәге Бөгелмә филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Нинди генә су буенда булмасын: диңгез, елга, күл, буа, хәтта пляжда һәм бассейнда да һәрбер кеше суда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белергә һәм аларны төгәл үтәргә тиеш.

Суда иртәнге яки кичке якта коену әйбәтрәк. Су температурасының, кимендә, 18-19, ә һаваныкы 20-25 градус булу әйбәт. Суда никадәр озак тору аның һәм һаваның җылылыгына, дымлылыкка, җилнең нинди булуына карый.

Таныш булмаган урыннарда чумарга уйламагыз: чөнки сез суның тирәнлеген белеп бетермәскә мөмкин, аның төбендә чит предметлар булуы ихтимал, бәрелеп башны бәрү, аңны югалту, муенны сындыру, имгәнү куркынычы бар. Бары тик төбе тигез булган чиста сулы тирән урыннарда гына чумарга рөхсәт ителә.

Суда иң куркыныч урын - чоңгыллар. Ул, кагыйдә буларак, елганың көчле агымы килеп кушылган җирләрдә була. Бөтерелеп "кайнап" торган чоңгыл кешене шундый көч белән үзенә суырып ала ки, хәтта бик оста йөзүче көчле кешегә дә аннан котылып чыгу бик авыр. Әгәр андый җиргә эләгәсез икән, гәүдәне горизонталь хәлгә китереп, куркынычсызрак урынга калкып чыгарга тырышырга кирәк.

Суүсемнәр дә кешегә зур куркыныч тудыра. Алар аяк-кулларга, гәүдәгә чорналып, хәрәкәтләнергә комачаулыйлар, су өстенә калкып чыгарга ирек бирмиләр. Йөзеп барганда андый урыннарга барып эләгәсез икән, шулай ук гәүдәгезне горизонталь хәлгә китереп, сак кына хәрәкәтләр белән ул урыннан тизрәк китү ягын карагыз. Аякларыгыз, яисә кулларыгыз суүсемгә чорналса, ычкынам дип, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, аларның "богавы" тагын да кысыла гына төшәчәк.

Яхшы йөзә һәм беренче медицина ярдәме күрсәтә белә торган олы кешедән башка балаларны су буенда үзләрен генә калдыру тыела.
Йөзә белмәгән кешегә кабартылган матрасларда, яисә камераларда су эченә керү дә гаять куркыныч. Ул матраслар бик җиңел, хәтта әкрен искән җил дә аны су эченә үк алып кереп китә ала, ә инде дулкын какканда аның өстендәге кешенең шуып төшеп калуы да бар.

Реклама

Тагын бер нәрсә. Су буенда спиртлы эчемлекләр эчүдән сак булыгыз. Бигрәк тә янәшәгездә сезнең игътибарны таләп итүче су коенучы балалар булганда. Исерткеч, организмга аз гына микъдарда эләксә дә, хәрәкәтләрне сүлпәнләндерә, үзконтрольне югалта. Узган 2011 елда гына да Бөгелмә сулыкларында
7 кеше батып үлде һәм аларның барысы да исерткеч эчкән булган!

Үзегезнең гомерне куркыныч астына куеп, якыннарыгызны да кара кайгыга салмагыз - хәтта ял иткән чакта да куркыныч янаганын онытмагыз, тиешле тәртип-кагыйдәләрен үтәгез. Ялыгыз шатлык, рәхәтлек бирсен һәм сәла-мәтлекне ныгытуга булышсын!

РЕДАКЦИЯДӘН. Су коену - рәхәт һәм файдалы процедура, әлбәттә. Ләкин су буендагы ял чыннан да файдага булсын дисәгез, шәхсән саклык чараларыннан башка, сулыкның нинди сыйфатлы булуы турында да белеп тору кирәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, менә күп еллар инде безнең Бөгелмә районы территориясендәге сулыклар тирәсендә кешеләрнең күмәк ялын, су коенуын оештыру җәһәтеннән эшләр шәптән тормый. Сулыклар пычранганнан-пычрана бара. 2010 елда анализга алынган су пробаларының 36,8 проценты - микробиологик, 29,2 проценты химик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә җавап бирми торган булса, 2011 елда инде бу саннар 52,3 һәм 37,3 процентка җиткән. Бөгелмә сулыкларының микробиологик шакшылыгы дәрәҗәсе республика күрсәткеченнән 1,4 тапкырга артып китә. Әлмәт районындагыдан - 1,6, Баулы сулыкларыннан 4,6 тапкырга пычраграк дигән сүз бу.

Районда кешеләр су коенырга йөри торган 16 урын бар, әмма аларның берсе генә дә "пляж" статусы алмаган, гигиена таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылмаган, төзекләндерелмәгән.

Шәһәр тирәсендәге һәм райондагы сулыкларның пычрануына, беренче чиратта, коммуналь, авыл хуҗалыгы, сәнәгать объектларыннан һәм шәхси хуҗалыклардан агып төшкән шакшы сулар һәм яр буйларыннан каты көнкүреш калдыкларын җыю-чистарту оештырылмау сәбәпче.
Җирле үзидарә органнары да халыкның су коена торган урыннарын тәртипкә китерүгә әһәмият бирмиләр. Ә санкцияләнмәгән һәм тиешле шартлар булмаган урыннарда су коену сәламәтлек өчен зыянлы!

Халык арасында тире авырулары азуга, йогышлы чирләр таралуга каршы тору һәм су аша йогу ихтималы булган аеруча куркыныч чирләрне профилактикалау максатында, ТР Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре баш дәүләт санитария табибы М.Рәхимов, санитария-эпидемиология тикше-рүләре нәтиҗәләре булмый торып, сулыкларны коену һәм ял итү максатларында файдалануны тыю-ны таләп итә. Сулыкларны чүп-чардан арындыру, су буена чүп сала торган контейнерлар кую, торак йортлардан һәм терлекчелек комплексларыннан шакшы суның инеш-күлләргә агып төшүенә чик кую, кешеләр коена торган урыннарда аена, кимендә, ике мәртәбә суның составын-чисталыгын тикшереп тору, санкцияләнмәгән урын-нарда коенырга ярамаганлыгын искәрткән язулар беркетү кирәк дип саный ул.

Сүз соңында бер искәрмә. Татарстан Республикасы дәүләт баш санитар табибы М.Патяшина "Күмәк ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү урыннарын 2012 елгы җәйге сәламәтләндерү сезонына әзерләү турында"гы карарында 2011 елда республика сулыкларыннан анализга алынган 2321 пробаның 10 процентында ваба чире (холера) вибрионнарына охшаш организмнар табылуы турында әйтә. Бу культураның Зәй (68,9 процент), Биектау (40), Питрәч (37,3), Бөгелмә (37,3), Арча (28,6), Тукай (25), Минзәлә һәм Казан (12,6) сулыкларында булуы ачыкланган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: