Бөгелмә авазы

Социаль түләүләр артты

РФ Президентының 2013 елның 26 февралендә чыккан "Инвалид балалар һәм балачактан I төркем инвалидларны тәрбияләүче затларга ай саен түләүләр турында"гы 175 нче номерлы Указы нигезендә, инвалид бала, яисә балачактан I төркем инвалидны тәрбияләүче эш яшендәге затларга, 2013 елның 1 гыйнварыннан башлап, айлык түләү хаклары арта.

Елена ЛАТЫЙПОВА,
Бөгелмә муниципаль районы Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Хәзер инвалид бала, яисә балачактан I төркем инвалидны тәрбияләүче әти-әнигә (уллыкка алган кешегә) яки опекунга (попечительгә) - 5 500 сум, башка затларга 1 200 сум бирелә.
Ерак Себердә, яисә шул районнарга тиңләштерелгән, авыр климат шартларында һәм өстәмә матди һәм физиологик чыгымнар сорый торган урыннарда яшәүче гражданнарга айлык түләү тиешле район коэффициентларын да истә тотып арттырыла.
Айлык түләүләр инвалид бала һәм балачактан I төркем инвалидларга бирелә торган пенсия белән тапшырыла.
Татарстан Республикасы Пенсия фонды идарәсе управляющие Марсель Имамов әйтүенчә, акча быел 1 гыйнвардан башлап, әлеге Указ үз көченә кергәнче бирелгән компенсация акчасын да исәпкә алып түләнәчәк. Ягъни инвалид бала, яисә балачактан I төркем инвалидны тәрбияләүче эш яшендәге затка айлык түләүләр 1 гыйнвардан башлап кабат чутлана һәм акча апрель пенсиясе белән бергә биреләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: