Бөгелмә авазы

Сорау – җавап: Кулланучылар кайчан хаклы?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органына кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән күп мөрәҗәгать итәләр. Һәрбер кулланучы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Закон нигезендә үз хокукларын дауларга хаклы. Хокук бозылуларга бәйле булган, аеруча еш кабатлана торган очракларга бәйле сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде. СОРАУ....

 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органына кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы сораулар белән күп мөрәҗәгать итәләр. Һәрбер кулланучы "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Закон нигезендә үз хокукларын дауларга хаклы. Хокук бозылуларга бәйле булган, аеруча еш кабатлана торган очракларга бәйле сорауларга җавапларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

 

СОРАУ. Кесә телефоным эшләүдән туктады. Мин аны 5 ай элек "Связной" салонында сатып алган идем, шунда бардым. Менеджер телефонны карады да, сыдырылган урыннар бар дигәнне сылтау итеп, телефонны төшереп җибәргәнсез я үзегез ваткансыз дип, аны гарантияле ремонтка алудан баш тартты. Әмма телефонны мин төшермәдем дә, ватмадым да. Үземнең хаклы икәнне ничек исбатларга?

ҖАВАП. Кибеттәгеләр хаклы түгел. Телефонның ни сәбәпле эштән чыкканлыгын экспертиза гына ачыклый ала. Гарантия срогы чыкмаганлыктан, экспертизаны үткәрү кибет өстенә төшә. Әгәр экспертлар телефонда производство кимчелеге юк, ә механик бәрелү нәтиҗәсе дигән нәтиҗә ясыйлар икән, экспертиза уздыру хакын үзегезгә түләргә туры киләчәк. Шуңа күрә, телефоныгызны төшермәгән, бәрмәгән икәнлеккә иманыгыз камил икән, кибеткә дәгъва язып, телефоныгызны тикшерергә бирә аласыз. Әгәр рәсми дәгъвагызгы кибеттә җавап бирмиләр икән, экспертизаны үз исәбегезгә үткәреп, акчасын кибеттән суд аша ала аласыз. Телефонны алмаштыру яки телефон акчасын кайтарып алу мәсьәләсен дә шулай хәл итәргә була. Телефоныгызны 45 көн эчендә ремонтлап бирмәсәләр, сез моңа хаклы буласыз. Вакыт язмача дәгъва биргән көннән (яисз заказлы хат итеп, почта аша җибәргән көннән) башлап исәпләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: