Син дә әйдә безнең белән!

10 февральнең кояшлы иртәсе спортка гашыйк 4430 бөгелмәлене Чаңгы базасына җыйды. Чаңгычыларның саны шулкадәр күп иде ки, стартка халык берничә рәт булып басты.
Раилә ХАФИЗОВА.
Руслан Йосыпов фотосы.
Училищелар, югары уку йортлары, китапханәләр, предприятиеләр - барысы да биредә, бер күрмәгән танышлар, әллә каян кул болгап, сәлам юллый. Коллективын сәламәт тормыш рәвешенә өндәгән һәр җитәкче иң алдан үзе чаңгы юлына баскан. Авыл мәктәпләреннән килгән балалар белән бер үк сафка 100дән артык вазифаи зат һәм хакимият вәкиле тезелгән.
Боларның дәррәү кубып, җиңү дәрте белән урыныннан кузгалганын күрү үзе генә дә мәшһүр Олимпия уеннарын хәтерләтте. Кышкы урманга яңгырап торган көйләр, һай-һулы авазлар хәтта сабыр кешедә дә туктатып булмаслык ашкыну теләген, җиңү дәртен уятты. Сабыйлыклары белән балалар, старт быргысын да көтеп тормастан, вакытыннан алдан чапты. Шундый зур тизлек белән алга ташланган ташкынны, кыенлык белән булса да, оештыручылар кире җыеп китерде. Сафларны тагын бер кат ныклап тигезләгәннән соң, ниһаять, чын старт бирелде.
...Мөгаен, бөек ханнарның ау тамашасы гына шулай үтәдер. Старттагы кысынкылыктан, этеш-төртештән котылгач, иң көчлеләр урмандагы иркенлеккә ыргылды. Тиздән музыка тынды, база артта калды. Инде хәзер старттагы тамаша тәмам, яхшылап шомартылган уңайлы трассалар өстендә бер дәрт, бер такт белән шуган чаңгы тавышлары гына яңгырый. Йөзьяшәр наратлар очып-очып артта кала, ярсып типкән йөрәк минутларны саный: бер, ике, бер, ике...
Шушы мәңге тынмас йө-рәкләрнең икесе 5 чакрымлы дистанциянең ахырында боз-җәүһәр белән бизәлгән җиңү таҗын киячәк. Һәм мондый кояшлы мәртәбәгә күптәнге танышларыбыз Владислав Баранов белән Анастасия Баранова лаек була.
Иң яшь җиңүче Леша Толмановка исә нибары 7 яшь. Ул әле үсәр, аның белән бергә чаңгы спорты да ныгыр, әкияттәге урман сахрасына, яшьлек һәм сафлык бәйрәменә ел саен күбрәк шәһәрдәшебезне дәшәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 19:24Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган Республика клиник хастаханәсе табибы пациент янына санитар авиация вертолетында очкан.5400
-
27 гыйнвар 2021 - 17:41Бөгелмәдә “Русская изба” экспозицияләр бүлмәсе барлыкка килде Бүлмәдә рус халкы тормышының, милли гореф-гадәтләренең һәм йорт җиһазларын урнаштыру һәм өйне бизәү тәртибенең характерлы үзенчәлекләре күрсәтелде.4300
-
27 гыйнвар 2021 - 16:49«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.3200
-
27 гыйнвар 2021 - 16:31Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.4600
-
27 гыйнвар 2021 - 15:31«Радуга» үзәге социаль педагогы балалар белән сүзнең көче турында сөйләште Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.4801
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
27 гыйнвар 2021 - 11:06Татарстаннан "ЭкоНива"га - тәҗрибә уртаклашу өченКурск һәм Воронеж өлкәләрендәге «ЭкоНива»ның җитештерү объектларында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы делегациясе булды. Очрашуның төп максаты - селекция-орлыкчылык юнәлеше, сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча эш тәҗрибәсе белән танышу.11400
-
25 гыйнвар 2021 - 10:16Бөгелмәле кикбоксинг буенча “Moscow Open” Бөтенроссия ярышларында бронза алды “Юность” спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлеге спортчысы Тимур Арсланов мактаулы 3нче урынны яулады.30600
-
26 гыйнвар 2021 - 11:13Бөгелмәдә балалар арасында «Коръән көне» бәйгесе узды Конкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярыштылар.27500
-
25 гыйнвар 2021 - 17:28Бөгелмә районы Карабаш мәдәният йортында иҗат кичәсе узды Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.17900
-
26 гыйнвар 2021 - 18:01Казан мәктәбендә балаларга идәннән алып пилмән ашаткан аш пешерүче эшеннән җибәрелгән Әлеге хилафлыкны ата-аналар тарафыннан мәктәптә туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.16200
-
25 гыйнвар 2021 - 19:372021 елда Татарстанда яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары бирү дәвам итәчәк Узган елда республикада аз керемле гаиләләр, балалары тугач, 4400 комплект бүләк алган.16000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика