Бөгелмә авазы

“…Шушы мәктәп мине зур юлга илтте”

Бүген шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге бүләге лауреаты Нури Газиз улы Арслановның (1912-1991 еллар) тууына - 100 ел. Ул 1912 елның 19 сентябрендә Казакъстандагы Петропавел (Кызылъяр) шәһәрендә эшче-көнлекче гаиләсендә туган.

1934-1936 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтып, ике елдан артыграк вакыт эшләп алгач, Фин сугышы башлану сәбәпле, Н.Арслановны яңадан хәрби хезмәткә чакыралар. Ул махсус миномет батальоны составында ак финнарга каршы сугышта катнаша. Озак та үтми, сугышның тагын да афәтлерәге - Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елның август аеннан 1946 елның июленә кадәр Н.Арсланов - яңадан армия сафларында. Бөек Ватан сугышы чорындагы сугышчан хезмәтләре өчен ул Кызыл Йолдыз ордены (1942 ел), "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә (соңрак Нури Арслановның әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре Халыклар Дуслыгы (1982 ел), Хезмәт Кызыл Байрагы (1971 ел) һәм "Почет билгесе" (1957 ел) орденнары белән билгеләп үтелә).

Реклама

Әдәбиятка Н. Арсланов сугышның иң кызган чорында "Мәхәббәт" (1942 ел) һәм "Рус кызы" (1943 ел) исемле поэмалары белән килеп керә. Сугыш тәэсирләреннән туган һәм совет кешеләренең патриотик хисләрен, фронттагы батырлыкларын данлаган бу поэмалар үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан жылы каршы алына. Шул чордан башлап, әдәби иҗат белән даими шөгыльләнеп, дистәдән артык шигырь китапларын чыгарса да, уңышка ул соңрак ирешә.
Таныдылар чынлап 50 яшьтә,
Зурладылар фәкать 60та…

- дип язуы тикмәгә генә түгел, әлбәттә. Поэзиябезнең энҗе бөртеге саналырлык "Атлантида", "Шагыйрьгә" кебек шигырьләрен ул, чыннан да, 60 яшькә якынлашып килгәндә иҗат иткән. Шагыйрьнең моннан соңгы иҗат язмышы да гыйбрәтле. Чын өлгереп җиткән әсәрләрен ул 70-75 яшьләрендә яза. Иҗатының шаулап чәчәк аткан чоры да әнә шул гомеренең соңгы елларына туры килә. Сүнмәс яшьлек, җан хөрлеге кебек темаларның шагыйрь иҗатының үзәгендә торуы һич очраклы түгел, билгеле.

Нури Арсланов, лирик шагыйрь булуы өстенә, поэма-балладалар, чәнечкеле шигырьләр һәм җырлар авторы да. Бигрәк тә ул дүртьюллыклар - робагыйлары белән танылды. Тик шулай да иң көчле ягы аның кабатланмас югары һөнәри тәрҗемәче осталыгына ия булуындадыр. Аның "Минем мәктәбем" дигән шигыре күп нәрсә турында сөйли:
Шигырь мине тәпи баскан чагымда
Җитәкләде бөек Сәгъди багына,
Тоталмады Рафаэльләр дә каным,
Әсир булды шигырьдә ихтыярым.
Авыз иттем Гомәр Хәйям камыннан,
Сабак алдым яратылмыш каеннан.
Газәлләрен укып миңа Сираҗи
Мәхәббәт сурын өрде, - мәңге разый.
Алишерлар, Бабур, Мәхтүм Колыйлар,
Гүзәл кылларда калды төрки моңнар.
Ерак Колгалиләр, якын Тукайлар…
Караңгы төндә булды тулган айлар.
Ә бер якта Блок, Пушкин, Беранже,
Есенин, Гейне, Байрон, Гете, Данте…
Татар халкы элек ике арада
Күпер булган. Хәзер яңа замана.
Шулай да мин йөрим ике күпердән,
Барын шунда ишеткән, шунда күргән.
Тоташтырган шәрекъ белән гарепне,
Дөрес юлга юнәлткән мин гарипне.
Шушы күпер миңа хәзер дә ипле,
Шушы мәктәп мине зур юлга илтте.

(1972-1973 еллар*).
Әлфинә КӘРИМОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: